Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты: беренче көн!

Чемпионат

23.08.2019, 16:19

Бүген Казанда WorldSkills стандартлары нигезендә һөнәри осталык буенча 45 нче дөнья чемпионаты кунаклары һәм оештыручылары, ниһаять, берничә ел интенсив әзерлек һәм укытуның беренче җимешләрен күрә алдылар – 23 августта бер мең өч йөздән артык конкурсантларның беренче ярыш көне узды!

Ике ел элек алар эшче һөнәрләр дөньясы юлына аяк бастылар, үз илләрендә һөнәри осталык буенча төбәк һәм милли чемпионатларында катнаштылар, ә хәзер тигез көрәштә 56 компетенция буенча иң яхшыларны ачыклау өчен Россиягә килделәр. Ярышлар “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгенең 58 гектарлы территориясендә уза.

Күп кенә конкурсантлар безнең һәркайсыбызга таныш белгечлекләр буенча ярышалар: сантехника, җылыту, кирпеч салу, пешекчелек эше, балта эше, чәчтарашлык сәнгате, электр монтажы, эретеп ябыштыру технологиясе, зәркәнчелек, шулай ук иң иске компетенцияләрнең берсе – ташны архитектур эшкәртү.

Аларны бик танылу алмаган авиация техникасына хезмәт күрсәтү, веб-технология, медик һәм социаль тәрбия, болытлы хисаплаулар кебек заманча һөнәрләр тулыландыра. Шулай ук быел “Су технологияләре” һәм “Кунакханә белән идарә итү” категорияләрендә беренче тапкыр ярышалар.

 “Казан Экспо”га килүче күп кенә оештырылган төркемнәр өчен экскурсияләр үткәрелде. Көн буе барлык күргәзмә үзәге кунаклары кластерлар һәм халыкара күргәзмәләр үзәге заллары буйлап йөри һәм конкурсантларның биремнәрне ничек үтәүләрен карый алдылар.

Конкурсант-кондитерлар, чәчтарашлар һәм флористлар ярыш мәйданчыкларында матурлык тудырдылар. Кунакларның, волонтерларның һәм җыелма команда вәкилләренең кайберләре ресторан клиентлары ролендә катнашкан “Ресторан сервисы” компетенциясендә узган ярышлар аеруча кызыксыну уятты.

Бүген “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәге кечкенә кунакларны – күпсанлы Татарстан мәктәпләре укучыларын да кабул итте. Алар эшче һөнәрләр белән таныштылар, һәм үзләре өчен һөнәрләрне сайлау мөмкинлекләре турында белделәр. Бигрәк тә “Үзеңне сына!” (Try-a-skill) мәйданчыкларында алар үзләренең төрле белгечлекләрдә сынап карау мөмкинлеген бәяләделәр.

Конкурсантларны тагын өч ярыш көне көтә, шуннан соң, 27 августта “Казан Арена ” стадионында узачак Ябылу тантанасында җиңүчеләр игълан ителәчәк.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте