Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

10 ел бергә: “Сен-Гобен” – WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты партнеры

Партнерлар

10.08.2019, 06:18

“Сен-Гобен” халыкара компанияләр төркеме, WorldSkills дөнья чемпионатына 10 ел актив булышлык итеп, бу ел да изге традицияне дәвам итә һәм яңадан WorldSkills Kazan 2019 Competition партнеры булачак.

WorldSkills чемпионатларының максаты – яшь белгечләргә ярдәм итү һәм төрле тармаклардагы алдынгы технологияләр белән кызыксынуга стимул бирү юлы белән дөньякүләм һөнәри стандартлар рейтингын арттыру. “Сен-Гобен” да бу миссияга кушыла. Мәсәлән, Гари Кондон – WorldSkills London 2011 чемпионатында “Коры төзелеш һәм штукатур эшләре” компетенциясе буенча призер һәм WorldSkills Champions Trust вәкиле – Берләшкән Гарәп Әмирлекләрендә  Gyproc хезмәткәре. Gyproc – “Сен-Гобен” бренды, дөньяда алдынгы төзелеш материалларын җитештерүчеләрнең берсе.

Быел компания “Коры төзелеш һәм штукатур эшләре”, “Кирпеч салу” һәм “Плитка белән тышлау” компетенцияләре өчен төзелеш материаллары бирә.  Weber, Gyproc, Isover (гипсокартон, штукатурка, җөй, эретмәләр, минераль җылыту җайланмасы) продукцияләренең гомуми бәясе 1,7 млн сумнан артып китә.

“Сен-Гобен” стенды балалар һәм студентлар өчен Try-A-Skill зонасын үз эченә ала. Тамашачылар өслекне бизәкләү эшләре һөнәре буенча таныша һәм үзләрен бу эштә сынап карый алалар. Зонада төрле тематика буенча –гипсокартон бүлемнәрен монтажлаудан алып тавыш изоляциясе буенча тест үткәрүгә кадәр 7 блок тәкъдим ителәчәк.

“Сен-Гобен” һәм WorldSkills чемпионатының күпьеллык хезмәттәшлеге күп кенә яңа талантларны ачарга мөмкинлек бирде. Компания алга таба да яшь профессионалларга күнекмәләрен үстерүдә, яшьләр арасында һөнәрләрнең абруен күтәрү, төзелеш һәм бизәү эшләре өлкәсендә инновацион чишелешләрне алга этәрүдә ярдәм итәргә планлаштыра.

WorldSkills Kazan 2019

Россиядә 2019 елда узачак төп халыкара вакыйга – һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионаты – Казанда 2019 елның 22-27 августында узачак. Анда 63 ил һәм төбәктән 1 300 артык конкурсант 56 компетенциядә ярышачаклар.

Чемпионатны уздыру хокукын Казан 2015 елда WorldSkills International хәрәкәтендә катнашучы барлык илләрнең тавыш бирүләре нәтиҗәсендә яулады. WorldSkills Russia хәрәкәте Россиядә барлык 85 төбәкне дә колачлый һәм кадрларны әзерләү өлкәсендә өстенлекле юнәлешләрнең берсе булып тора.

Һөнәри осталык буенча 45 нче WorldSkills Kazan 2019 дөнья чемпионатын оештыру комитетының матбугат хезмәте

“Сен-Гобен” фотосы