22 - 27 август 2019
Театр # "Мир" кинотеатры Театр # “Әкият” Татар дәүләт курчак театры Күзәтү мәйданнары # “Казан” гаилә үзәге Музейлар # “Хәзинә” Милли сәнгать галереясы Парклар, променадалар # “Черек күл” паркы Музейлар # E.A. Боратынский музее Музейлар # А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин исемендәге музей Казаннан читтә # Алабуга шәһәре Музейлар # Бакый Урманче музее Парклар, променадалар # Бауман урамы Гыйбадәтханәләр # Благовещенск соборы Күзәтү мәйданнары # Богоявление («Ходай күренүе») соборы кыңгырау манарасы Театр # В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры Музейлар # В.И.Ленин музей-йорты Театр # Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры Музейлар # Габдулла Тукай әдәби музее Театр # Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры Парклар, променадалар # Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы Музейлар # Заманча сәнгать галереясы Казаннан читтә # Зәңгәр күлләр Архитектура # Игенчеләр сарае Казаннан читтә # Иске Болгар Ачык мәйданнар # Иске Татар бистәсе Ачык мәйданнар # Кабан күле Театр # Казан дәүләт яшь тамашачы театры Ачык мәйданнар # Казан Кремле Музейлар # Каюм Насыйри музее Театр # Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры Гыйбадәтханәләр # Кол Шәриф мәчете Музейлар # Композитор Нәҗип Җиһанов музее Парклар, променадалар # Кремль яр буе Театр # Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театры Музейлар # Муса Җәлил музей-квартирасы Гыйбадәтханәләр # Петр һәм Павел кафедраль соборы Казаннан читтә # Раифа монастыре Театр # С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы Казаннан читтә # Свияжск утрау-шәһәре Музейлар # Татарстан Республикасы Милли музее Музейлар # Туп йорты музее Архитектура # Ушкова йорты

"Мир" кинотеатры

Театр #

Казан шәһәренең иң олы гаилә кинотеатрларының берсе, шәһәрнең тарихи өлешендә урнашкан. Кинотеатр белгечлеге – дөнья, Россия һәм Татарстан фестивальләрен күрсәтү, гаилә киносы, социаль мәгънәгә ия булган чаралар. Камера залының үзенчәлекле атмосферасы, заманча кинопроекция җиһазлары, дөнья стандартларына туры килгән тавыш һәм акустика системалары белән җиһазландырылуы фильм караганда онытмаслык кичерешләр тудыра.

Билетларны кинотеатр кассасында яки онлайн сатып алып була.

“Әкият” Татар дәүләт курчак театры

Театр #

“Әкият” татар дәүләт курчак театрына 1934 елда нигез салына, ә 2012 елның 1 мартыннан җирлек халык һәм туристларда бик тиз популярлык казанган яңа бинага күченә. Тылсымлы замокка охшаган театр балаларны сәнгать белән таныштыра һәм аларның яраткан әкият геройлары белән “тере” очрашырга ярдәм итә.

Спектакльләр татар һәм рус телләрендә бара. Театр репертуарында илледән артык дөнья халыклары әкиятләре: татар, рус, француз, көнчыгыш, дания, инглиз, румын һ.б. Спектакльләрдә классик  курчаклардан алып заманча курчакларга хәтле төрле курчак төрләре кулланыла.

Театрда яңа заман техникасы, өр-яңа ут яктырту һәм тавыш җиһазлары белән җиһазландырылган ике тамаша залы, шулай ук киң һәм якты сәнгать-җитештерү остаханәләре бар. Театр Болгария, Россия, Франция, Германия, Югославия, АКШ, Нидерланд, Чехиядә узучы фестивальләр, иҗат конференцияләре, күргәзмәләр, симпозиумнар, конгресслар катнашучысы булып тора.

Спектакльләргә билетларны театр кассаларында яки онлайн сатып алып була.

“Казан” гаилә үзәге

Күзәтү мәйданнары #

“Казан” гаилә үзәге — үзенчәлекле архитектурага ия булган уникаль бина. Ул Казансу елгасының Казан Кремленә каршы ярында урнашкан. Шәһәр халкы аны, формасы белән бакыр казанга ошаганлыктан, “Казан” дип йөртәләр һәм бу очраклы хәл түгел. Риваятьләрдә Казанның атамасы да ризык әзерләү өчен кулланыла торган савыт - “казан” сүзеннән килеп чыккан дип әйтелә.

Үзәкнең түбәсендә Казандагы иң яхшы күзәтү мәйданнарының берсе урнашкан. Күзәтү мәйданыннан Казан Кремленә һәм шәһәрнең башка истәлекле урыннарына бик матур күренешләр ачыла, яшь парлар һәм туристлар анда күтәрелергә бик яраталар. Бу ике катлы мәйдан 32 метр биеклектә урнашкан.

Гаилә үзәгенең тирә-ягында биредә теркәлгән никахларны бәла-казалардан, кайгы-хәсрәтләрдән саклар өчен барслар һәм зилантлар урнаштырылган. Үзәкнең тирә-ягында яшеллек күп, җәяү һәм велосипедта йөрү өчен махсус юллар салынган. Ерак түгел генә урнашкан причалдан прокатка көймәләр һәм катамараннар алырга да мөмкин.

“Хәзинә” Милли сәнгать галереясы

Музейлар #

Татарстан Республикасының сынлы сәнгать дәүләт музееның (ГМИИ РТ) “Хәзинә” Милли сәнгать галереясы XIX гасырның беренче яртысында архитектор П.Пятницкий тарафыннан төзелгән элеккеге юнкерлар училищесы бинасында ураншкан. Казан Кремле территориясендә урнашып, ул ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы комплексына керә.

“Хәзинә”дә илебезнең сынлы сәнгатенең даими экспозициясе һәм Татарстанның ХХ—XXI гасыр сәнгате тәкъдим ителгән. Индивидуаль рәвештә яки рус, татар, инглиз һәм төрек телләрендәге экскурсия белән рус-америкалы рәссам Н.Фешин, данлыклы Казан сәнгать мәктәбенең ХХ гасыр башы мөгаллимнәре һәм анда белем алып чыгучыларның иҗаты, татар халкының атаклы рәссамнары Б.Урманче, Х.Якупов, И. Зарипов һ.б. эшләре белән танышырга мөмкин. Шулай ук Татарстан, Россия һәм дөнья халыкларының сынлы сәнгатен тәкъдим итүче вакытлыча күргәзмәләрне карап була.

“Черек күл” паркы

Парклар, променадалар #

“Черек күл” паркы шәһәр үзәгендә, М.Җәлил исемендәге опера һәм балет театрыннан һәм Казан федераль университетының төп бинасыннан ерак түгел урнашкан. Парк күптән түгел дәүләт программасы кысаларында төзекләндерелде, шуңа күрә ял һәм табигать белән хозурланып җәяү йөрү өчен заманча территория булып тора. Паркка “Гашыйклар аркасы” аша керәсе. Арка баганасының бер ягына басып, пышылдап ниндидер сүз әйтсәң, икенче яктагы кеше шул сүзне ишетә, имеш. Мондый акустик эксперимент яшьләр һәм туристларның яраткан күңел ачу чарасы булып тора. Бара калсагыз, моның дөреслеген тикшереп карарга онытмагыз. Паркның үзәк өлеше ачык амфитеатр һәм аның каршындагы колоннадалы мәйдан кебек. Җылы вакытта биредә концертлар һәм фестивальләр уздырыла. Паркта шәһәр ыгы-зыгысыннан качып ял итеп утырырга утыргычлар да күп. Биредә шулай ук балалар мәйданчыклары һәм зурлар өчен тренажерлар куелган зоналар да бар.

E.A. Боратынский музее

Музейлар #

Е.А. Боратынский әдәби музее – бөек рус шагыйре, элегия һәм фәлсәфи  шигърият остасы Евгений Абрам улы Боратынскийның (1800-1844) Россиядә бердәнбер булган музее.

Музей шагыйрьнең 1869-1918 елларда өч буын токымы хуҗа булган борынгы морзалар утарында урнашкан. Боратынскийга кагылышлы төп темадан кала, музей шагыйрьнең оныкчыгы – рус чит ил язучысы һәм көмеш гасыр шагыйрәсе Ольга Александр кызы Ильина-Боратынская (1894-1991) мирасы һәм бу гаиләнең берничә буыны көнкүрешен сурәтләү белән шөгыльләнә.

Экспозиция Боратынскийларның гаилә архивына нигезләнгән. Җылылык белән тулган иркен музей залларында рус әдәбиятының Алтын һәм Көмеш гасырлары очраша.

“Боратынскийлар Йорты җылысын” саклаучы музей казанлылар һәм шәһәр кунаклары арасында зур популярлыкка ия.

А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин исемендәге музей

Музейлар #

А. М. Горькийның әдәби-мемориаль музее килүчеләргә берүк вакытта ике шәхес – язучы А.М. Горький һәм җырчы Ф.И. Шаляпин тарихы турында сөйли.

Музейда 1886-1887 елларда язучы икмәк пешерүче ярдәмчесе булып эшләгән бинаның кече варианты тудырылган, анда шулай ук аның шәхси әйберләре, автографлары, әдәби әсәр басмалары, шул чор предметлары тәкъдим ителгән.

Музейның икенче катында бөек рус җырчысы, А. М. Горький дусты Ф.И.  Шаляпинның тормышын һәм иҗатын чагылдырган  “Шаляпин коллекциясе” урнашкан. Ул үз эченә 4 меңгә якын экспонат ала – анда чын программалар, җырчы иконографиясе төшкән тәбрикләмәләр, клавирлар, басмалар, фотоматериаллар, картиналар, Ю. Ф. Котляров коллекциясенән җырчы тавышы яздырылган сигез граммофон тәлинкәсе (аларны иске типтагы граммофонда тыңлап була), Шаляпинның Парижда басылган “Битлек һәм җан” китабы, “Шаляпин рольләрдә”, “Шаляпин җырлаган шәһәрләр” тәбрикләмәләре тупланган альбомнар, кулъязмалар, хатлар, китаплар, афишалар бар.

2016 елда бинага реконструкция ясалган һәм ике өлештән торган яңа экспозиция булдырылган: бинаның 1 катының мемориаль өлешендә урнашкан “Язучы – чор – герой. А. М. Горькийның тормыш һәм иҗат юлы” күргәзмәсе, һәм музейның икенче катында урнашкан “Ф. И. Шаляпин һәм Казан” бүлеге.

Алабуга шәһәре

Казаннан читтә #

Алабуга “Татарстанның энҗе муенсасы” махсус туристлык маршрутына кергән. 2007 елда ул мең еллыгын билгеләп узды. Алабугада күренекле рус пейзажчысы И. Шишкин иҗат иткән, кавалерист кыз Н. Дурова яшәгән, рус шагыйрәсе Марина Цветаеваның да соңгы көннәре биредә узган.

Алабуга - XIX гасыр атмосферасын саклаган уңайлы шәһәр, аның урамнары яшеллеккә күмелеп утыра, артык биек булмаган сәүдәгәр йортлары сине үткәнгә алып китәләр, Кама һәм Тойма елгалары кушылган урынга матур күренеш исә Россия табигатен барлык матурлыгында тою мөмкинлеген бирә. Биредә данлыклы музейлар, мемориаль комплекслар, шулай ук күренекле рәссам табигатьне натурадан ясаган “Шишкинские пруды” табигать паркы урнашкан.

Шәһәрнең визит карточкасы – “Шайтан каласы” – Кама елгасының биек ярында Кама буенча йөзеп килүче морякларның һәм сәүдәгәрләрнең котын алып торган болгар крепосте хәрабәләре.

Бакый Урманче музее

Музейлар #

Бакый Урманче музее үзендә мемориаль комплекс һәм сәнгать күргәзмәсе нигезләрен берләштерә. 1999 елда ачылган.

Музейның зур күләмле мемориаль-документаль материалы үзенә останың “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә укудан алып Казан шәһәренең мактаулы гражданы исеме һәм “Халыклар дуслыгы” ордены алганчыга кадәр тормыш юлын тулысынча ача.

Музей өч катлы. Беренче катта сынчының масштаблы һәм зур мәгънәгә ия булган әсәрләре, икенчесендә – иҗади формалар һәм темалар эволюциясе процессында барлыкка килгән эшләр, өченче катта останың соң иҗатын тәкъдим итүче экспозиция урнашкан.

Бакый Урманче музеенда барлыгы җитмештән артык рәсем сәнгате, графика һәм скульптура әсәрләре тәкъдим ителгән. Бу Казанда милли сынлы сәнгать белән танышырга мөмкин булган иң яхшы урыннарның берсе.

Бауман урамы

Парклар, променадалар #

Казанның төп җәяүлеләр урамы Кремльдән башланып китә һәм “Тукай мәйданы” метро станциясе янында төгәлләнә. Күпсанлы кафелары, сувенирлар сату нокталары һәм мода кибетләре йөзләгән туристларны һәм шәһәр халкын үзенә тартып торганлыктан, аны “Казан Арбаты” дип тә йөртәләр.

Урамның гомуми озынлыгы 2 чакрымга сузыла һәм биредә булган һәр бина яки гыйбадәтханә аерым үзенчәлекле тарихка ия. Кайчандыр аны “Проломная” дип атап йөрткәннәр, ник дигәндә, Казанны алган чакта Иван Грозный туплары Кремль стеналарын нәкъ менә шушы урам ягыннан тишкәннәр.

Бауман урамында шәһәрнең данлыклы православие соборлары - Никольский һәм Богоявление соборлары урнашкан. Соңгысының кыңгыраулар эленгән урыны дөньяда иң биекләрнең берсе булып санала һәм Кремльдән үк күренеп тора. Бауман урамы буенча йөргәндә күзегез В.И.Качалов исемендәге рус драма театры бинасына, 1917 елгы Октябрь революциясе вакытында Россиянең алтын запасы сакланган Татарстан милли банкы биналарына да төшми калмас.

Урамны бизәп торучы Екатерина II каретасы копиясе эчендә фотога төшәргә теләүчеләрдән чират җыела. Туристлар “Казан мәчесенә куелган һәйкәл”не һәм урамның буеннан-буена сузылган күпсанлы фонтаннарны аеруча яраталар. Бауман урамында “нуленче километр”, ягъни Казанның географик үзәге урнаштырылган. Анда Казаннан алып Мәскәү, Рим, Париж һәм тагын берничә ноктага кадәр ераклык күрсәтелгән.

Благовещенск соборы

Гыйбадәтханәләр #

Благовещенск соборы – православие архитектурасының Казанда сакланган борынгы һәйкәле. Аңа якынча 450 ел, ул берничә көчле янгын һәм реконструкция кичергән. Собор Казан Кремленең нәкъ үзәгендә, аның янында псков зодчийлары хөрмәтенә куелган һәйкәле һәм күзәтү мәйданчыгы булган кечкенә парк урнашкан.

М.Ш. Шәймиев ярдәмендә 1995-2005 елларда соборның тулы реконструкциясе узды. Соңрак собор яңадан изгеләндерелде һәм килүчеләр өчен ачылды.

Соборда Казанның беренче изгесе Гурийның мәңгелек калдыкларының бер өлеше  саклана.

Благовещенск соборы һәр көнне ачык. Бәйрәм көннәрендә анда гыйбадәтләр уза.

 

Богоявление («Ходай күренүе») соборы кыңгырау манарасы

Күзәтү мәйданнары #

Шәһәрнең тарихи үзәген карауны мәһабәт Богоявление кыңгырау манарасыннан башлау яхшырак. Аның биеклеге 74 метр, бу аны Казанның иң биек тарихи корылмасы дип санарга мөмкинлек бирә.

Богоявление кыңгырау манарасының күзәтү мәйданчыгыннан Бауман һәм Петербург урамнарына, Спасс манарасы һәм Петропавловск соборына хозур күренеш  ачыла.

Богоявление кыңгырау манарасы 1895-1897 елларда сәүдәгәр  И.С.Кривоносов акчасына төзелгән. Башта аның икенче катында Яхъяның намуслы башының ирешүе хөрмәтенә ачылган гыйбадәтханә урнашкан булган.

Кыңгырау манарасы аркылы үтә торган юл Казанның гамәлдә булган Богоявление соборына илтә.

Кыңгырау манарасы янәшәсендә танылган рус җырчысы Ф.И.Шаляпинга куелган һәйкәл урнашкан. Аны Богоявление чиркәвендә чукындырганнар, ә яшьлегендә ул чиркәү хорында җырлаган.

В.И.Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры

Театр #

Качалов исемендәге Казан дәүләт академия рус Зур драма театры – Россия театрларының иң олыларының берсе, 1791 елда ачылган.

Театр репертуары иң таләпчән тамашачы зәвыгына да туры киләчәк: биредә төрле жанр, автор, һәм төрле вакыт әсәрләре тәкъдим ителгән. Заманча режиссура һәм сценография ярдәмендә театр спектакльләре Казанда да, гастрольләрдә дә аншлаг белән үтә.

2014 елда театр бинасы реконструкциясе тәмамланды. Хәзерге вакытта ике сәхнә эшли: Европа тибындагы трансформацияләнә торган мәйданчык тәкъдим итүче Кече сәхнә, һәм Олы сәхнә - классик үрнәктәге заманча җиһазландырылган мәйданчык.

Театрны Россиянең һәм Татарстанның халык артисты, Г.Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясе лауреаты, Ф. Волков исемендәге Россия Хөкүмәте премиясе лауреаты А.Славутский җитәкли – аның иҗади эшчәнлеге мавыктыргычлылыгы, ирониясе һәм техник камиллеге белән дан казанган Вахтанг мәктәбе традицияләренә таяна: сәхнәдә сөйләнелгән хикәя залны әсир итә, төрле хисләр уята, еларга һәм көләргә мәҗбүр итә.

2019 елда тамашачылар өчен Театр музее ачылды. Экспозицияләр театрның ачылган бирле бүгенге көнгә кадәр булган тарихын сөйли.

Спектакльләргә билетларны театр кассаларында яки онлайн сатып алып була.

 

В.И.Ленин музей-йорты

Музейлар #

Октябрь революциясенең 20 еллыгына багышлап Ульяновлар яшәгән йортта ачылган музей яшь Владимир Ленинның студент еллары атмосферасын хәзергәчә саклый. 

Гаиләнең иң яхшы әйберләре, шул заман китаплары, көнкүреш кирәк-яраклары һәм хәтта кухня кирәк-яраклары да бик яхшы хәлдә сакланганнар һәм хуҗалары өйдән бакчада йөреп керер өчен генә чыгып киткән рәвештә торалар. Музейның безнең көннәргә кадәр беренчел торышта сакланып калган бинасы борынгы төзелеш сәнгате үрнәге булып санала.

Музей-йорт һәркем килеп ял итә ала торган тын бакча белән әйләндереп алынган. Бу гасырлар дәвамында үскән, Ульяновлар гаиләсен хәтерли торган агачлар күләгәсендә уйланып йөрергә менә дигән урын. 

Музейга керү түләүле, билетларны кассадан алырга була. Музей буенча экскурсиягә заказ бирү кассада гамәлгә ашырыла. Дүшәмбе – ял көне.

Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры

Театр #

Габдулла Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры – 2018 елда үзенең утыз еллыгын билгеләп үткән яшь театрларның берсе. 1987 елда ул Мәгариф министрлыгы каршындагы Татар театр-студиясе буларак барлыкка килгән. 1991 елда театр-студиягә дәүләт театры дәрәҗәсе бирелгән һәм ул “Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры” исемен алган. Яңа статуста булуга карамастан, театрның озак вакыт үз бинасы булмаган, труппа спектакльләрне мәктәпләрдә, гимназияләрдә, балалар йортларында һәм авыллардагы мәдәният йортларында күрсәткән. 2018 елның март ахырында Габдулла Кариев исемендәге театр элек Офицерлар йорты урнашкан яңа бинага күчкән.

Габдулла Кариев исемендәге театр инде күп еллар үсеп килүче буында татар театр сәнгате пропагандалауга юнәтелгән иҗади эшчәнлек алып бара. Театр төрле театр, шулай ук халыкара фестивальләрдә актив катнаша. Үзенең даими иҗади эзләнүләре, кызыклы куелышлары ярдәмендә коллектив  яңадан-яңа җиңүләргә ирешә, призлы урыннар яулый.

Спектакльләргә билетларны театр кассаларында яки онлайн сатып алып була.

Габдулла Тукай әдәби музее

Музейлар #

Габдулла Тукай әдәби музее – Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы. 1986 елда республика хөкүмәте карары белән татар халкының бөек шагыйре, татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның йөз еллыгына ачылган.

Музей Иске Татар бистәсенең иң мәһабәт йортларның берсе булган бинада урнашкан. XIX  гасыр ахырында төзелгән һәм Шамил йорты буларак танылган ике катлы зиннәтле бина XX гасыр башында архитекторлар Г.Б. Руш һәм Ф.И. Амлонга проекты буенча сизелерлек үзгәртеп корылган. Биредә 1882-1906 елларда үзенең гаиләсе белән Мөхәммәт Шәфи Шамил – иң бай Казан сәүдәгәрләренең берсенең бердәнбер кызына – Бибимәрьямбану Апаковага өйләнгән танылган имам Шамилнең уртанчы улы яшәгән.

Экспозиция нигезен ТР Милли музееның җыелмасыннан уникаль коллекцияләр тәшкил итә, алар арасында Тукай үзе исән чакта басылып чыккан әсәрләре, мемориаль ядкарьләр, шагыйрьнең фоторәсемнәре, шулай ук шагыйрьнең якын даирәсе – Камил Мотыйгый, Фатих Әмирхан, Әхмәтгәрәй Хәсәни, Хөсәен Ямашев, Габдулла Кариев, Сәхипҗамал Гыйззәтуллина-Волжская  - шәхси әйберләре һәм документлары бар.

 

Галиәсгар Камал исемендәге татар дәүләт академия театры

Театр #

Әдәби татар телен ишетергә мөмкин булган урын, “Иске Татар бистәсе капкасы”, гадәти булмаган түбәле бина – болар барысы да Галиәсгар Камал театры турында. 

Театр бинасы Казан үзәгендә урнашкан Иске Татар бистәсе тарихи районына керү юлын ачып җибәрә. Бу бик символик мәгънә бирә, ник дигәндә, әсәрләре нигезендә бүгенге көндә дә спектакльләр куела торган язучылар нәкъ менә шушы борынгы бистәдә яшәгәннәннәр.

Театр репертуарында татар әдәбияты әсәрләре, замана авторлары әсәрләре нигезендәге спектакльләр бар, чит ил классикасына да урын бирелә.  Спектакльләр бары тик татар телендә генә бара, әмма тамашачыларга уңайлы булсын өчен алар рус һәм инглиз телләренә синхрон тәрҗемә ителәләр.  Колакчыннарны залогка алып була, аларны билет сатучылардан сорарга кирәк.

Театр һәр ике ел саен төрки халыкларның “Нәүрүз” халыкара театр фестивален уздыру урынына әйләнә. Әлеге фестивальгә Россиядән, Төркиядән, Әзербайҗаннан, Төрекмәнстаннан, Кыргызстаннан, Казахстаннан һәм башка илләрдән 500 дән артык кунак килә.

Галиәсгар Камал театры – татар мәдәнияте белән танышу өчен менә дигән урыннарның берсе.

Спектакльләргә билетларны, аларга сорау бик зур булганлыктан, алдан алып кую хәерле. Билетларны театр кассаларында яки онлайн да алырга була.

Горький исемендәге үзәк мәдәният һәм ял паркы

Парклар, променадалар #

Горький паркы – актив ял, пикниклар, балалар белән ял итәргә яратучылар өчен яхшы урын. Калкулыкта урнашканлыктан, аны кайчандыр “Рус Швейцариясе” дип тә атап йөрткәннәр.

Паркта ял өчен кирәк булган нәрсәләрнең барысы да бар: гектарга якын яшел газон, тренажерлар куелган зоналар, салкынча күләгәле агачлыклар, кафе һәм рестораннар, скульптуралар һәм музыкаль фонтан да бар биредә.

Соңгысы балалар арасында аеруча популяр – фонтан җәяүлеләр йөрсен өчен каралган, өскә атылган су тамчылары астында йөгереп уйнарга мөмкин. Парк янында ел әйләнәсе спорт инвентаре прокаты эшли торган “Хезмәт резервлары” стадионы урнашкан.

Заманча сәнгать галереясы

Музейлар #

Татарстан Республикасының сынлы сәнгать дәүләт музееның (ГМИИ РТ) заманча сәнгать галереясы 1979 елда архитектор Г.Бакулин тарафыннан необрутализм эстетикасында төзелгән өч катлы бинада урнашкан. Бу Казанда заманча сәнгатьтә специальләшкән, сынлы сәнгать, видео, музыка һәм перформанс синтезы мөмкинлекләренә ия булган Казандагы иң зур мәйданчыкларның берсе.

Музей эшчәнлегенең барлык заманча дөнья таләпләренә җавап бирүче уникаль күргәзмә мәйданчыгында рәсем сәнгате, графика, сын, фото- һәм медиасәнгать әсәрләре тәкъдим ителгән. Даими экспозициядә ХХ гасырның беренче чиреге авангардының Россия һәм Татарстан рәссамнары иҗаты тәкъдим ителгән: В. Кандинский, Н. Гончарова, М. Ларионов, А. Родченко, К. Чеботарев, Ф. Таһиров һ.б.

 

Зәңгәр күлләр

Казаннан читтә #

Зәңгәр күлләр - Казан янында урнашкан өч табигый күлләрнең уртак исеме. Табигать паркына Зур, Проточное һәм Кече күлләр, шулай ук аларның әйләнә-тирәсендәге тыюлык зонасы керә. Күлләрдәге су температурасы җәен дә, кышын да 4 - 6 °С тирәсе тора, шунлыктан бу күлләр чыныгырга теләүчеләр һәм кышын су керергә яратучылар арасында бик популяр.

Әзерлексез кешеләргә су читендә табигать матурлыгына хозурланып кына йөрергә киңәш ителә. Моның өчен Кече күл тирәсендә пикниклар өчен махсус урыннар да ясалган.

Зәңгәр күлләрнең кыш көне дә бозланмый торган саф сулары барлык Россиядән дайверларны җәлеп итә. Казан су асты клубының анда базасы бар һәм дайверлар көнен дә, төнен дә су астына чумудан туктамыйлар.

Күлләр үз атамаларын төпләрендәге дәвалау үзлегенә ия булган зәңгәр балчык аркасында алганнар. Ерак түгел төрле авырулардан дәвалый торган шифаханә урнашкан. Күлләрдәге сулар шулкадәр саф ки, хәтта линза оптик эффектын тудыралар - күлнең тирәнлеге бер метрдан артык түгел кебек тоела, ә бит аның хәтта 18 метр тирәнлеккә җиткән урыннары да бар.

Игенчеләр сарае

Архитектура #

Игенчеләр сарае - эклектик стильдәге гаҗәеп матур бина. Ул Казанның бер символы булып тора һәм барлык туристик открыткалар җыелмаларында да урын алган. Игенчеләр сарае Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының рәсми резиденциясе.

Тышкы фасадны бизәүдәге төп элемент - муллыкны һәм иминлекне гәүдәләндерүче бронза агач. Кичке сәгатьләрдә яшел яктырткычлар агачның яфраклары ролен үтиләр.

Аның янәшәсендә ел саен көзләрен Татарстан Республикасының дәүләт симфоник оркестры катнашындагы опера фестивальләре, шулай ук башка шәһәр чаралары уздырыла торган мәйдан бар.

Иске Болгар

Казаннан читтә #

X гасырда нигез салынган борынгы Болгар шәһәре Идел Болгарстанының икътисади, сәяси һәм мәдәни үзәге булып торган. Болгар тарих-архитектура музей-тыюлыгы Казаннан 140 чакрымда урнашкан һәм урта гасыр мөселман төзелеш сәнгатенең дөньядагы иң төньяк һәйкәле, XIII гасыр уртасы - XIV гасырдагы болгар-татар архитектурасының кабатланмас үрнәге булып тора. Шәһәрнең үзәк өлешендә Җәмигъ мәчетенең һәм Зур манараның хәрабәләре сакланган. Алар белән рәттән мәртәбәле кешеләр җирләнә торган Төньяк мавзолей урнашкан. Бу чорның борынгы корылмалары арасында Ак һәм Кара пулатлар, Көньяк мавзолей, Хан мунчасы бар. Елга вокзалы белән берләштерелгән Болгар цивилизациясе музее, дөньядагы иң зур басма Коръән китабы саклана торган “Идел болгарларының 922 нче елда Ислам динен кабул итүләре хөрмәтенә төзелгән Истәлек билгесе” карау өчен ачык. Хан сарае, “Табип йорты” һәм һөнәрчелек остаханәләре, шулай ук шәһәрнең Көньяк капкалары артында урнашкан Ак мәчет һәм Икмәк музее да популяр. Казаннан Болгар шәһәренә автобус белән дә, шулай ук елга транспорты белән дә барып була.

Иске Татар бистәсе

Ачык мәйданнар #

Иске Татар бистәсенең килеп чыгышы XVI-XVII гасырларга карый. Бүгенге көндә ул җирле халыкның һәм туристларның яратып йөри торган урыны. Бистә татар телендәге спектакльләр рус һәм инглиз телләренә дә тәрҗемә ителеп күрсәтелә торган Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрыннан башлана. Гаять матур Кабан күле буенда өстенлекне милли кухняга бирүче күпсанлы кафе һәм рестораннар урнашкан. Яр буйлап йөргән чакта борылып, мисалга, Фатыйх Кәрим тыкрыгына кереп китәргә һәм аннан борынгы йортлар һәм мәчетләр сакланып калган Каюм Насыйри җәяүлеләр урамына килеп чыгарга була.

Бистәдә Казанның иҗади интеллигенциясе һәм элитасы: мәгърифәтчеләр, шагыйрьләр һәм язучылар, рәссамнар, имамнар, сәүдәгәрләр яшәгән. Шиһабетдин Мәрҗани йорты, Юнысов-Апанаев йорты, бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның әдәби музее урнашкан Шамил йорты, Каюм Насыйриның музей-йорты, Йосыпов йорты һәм башкалар аеручы кызыклы һәм игътибарга лаек биналар.

Бистә урамнары буенча кунакханәләр, татар халык сәнгате эшләнмәләре сатыла торган кибетләр һәм лавкалар урнашкан. Биредә кулдан эшләнгән үзенчәлекле сувенирлар сатып алырга, җирле кухня ризыкларыннан авыз итәргә, милли костюмнарны киеп карарга мөмкин.

Кабан күле

Ачык мәйданнар #

Бу күл турында фильмнар төшерәләр, риваятьләр сөйлиләр, аның турында барлык туристлык күрсәткечләрендә язалар. Әлеге күл төбендә рус патшасы Иван Грозныйдан яшереп ташланган хан хәзинәсе саклана диләр. Шәһәр халкы әлеге хәзинәләрне Су анасы саклавы, аның хәзинәләрне табарга теләгән һәркемне акылдан яздыруы турында сөйләргә ярата.

“Кабан” атамасы төрлечә аңлатыла. Эзләнүчеләрнең бер төркеме бу атаманы ханның Кабанбәк атлы улына бәйләп аңлатса, икенчеләре моны борынгы заманда әлеге күл тирәләрендә кыргый кабаннар күп йөргәнлек белән бәйлиләр. Күл элек формасы буенча кабан башын хәтерләткән дип исбатлаучылар да бар.

Фәнни күзлектән караганда, бу озынлыгы 10 чакрымга җиткән күлләрнең тулы бер системасы (Түбән, Урта, Югары Кабан). Аның иң билгеле өлеше шәһәр үзәгендә, Иске Татар бистәсе һәм Бауман урамы белән янәшә урнашкан.

Күлдә шәһәр халкының һәм кунакларның яраткан кошларына әйләнгән аккошлар гаиләсе яши. Аккошларны Казан зоопаркы хезмәткәрләре карый.

Күл янында Иске Татар бистәсенең һәм Галиәсгар Камал театрының җәяүле сәяхәт өчен уңайлы яр буйлары урнашкан, көймәләр һәм катамараннар прокаты эшли, күл эченә ерактан ук күренә торган зур фонтан урнаштырылган.

Казан дәүләт яшь тамашачы театры

Театр #

Казан дәүләт яшь тамашачы театры, яки шәһәр кешеләре гади генә атап йөрткәнчә - ТЮЗ репертуары белән данлыклы. Балалар өчен куелган спектакльләрдән тыш анда яшьләр һәм аннан өлкәнрәк публика өчен дә тамашалар күрсәтелә. Спектакльләр, нигездә, классик әсәрләргә нигезләнгән, шуңа күрә алар һәр тамашачыга аңлаешлы булган темаларга кагылышлы.

Труппада күренекле актерлар, халыкара конкурслар һәм премияләр лауреатлары бар. Алар барысы да хәйрия акцияләрендә һәм концертларында даими катнашалар.

Яшь тамашачы театры элеккеге Сәүдәгәрләр җыены бинасында урнашкан. Бинаның тарихи фасады Казан кунакларының игътибарын үзенә тарта һәм истәлекле фотолар ясау өчен бик уңышлы фон булып тора.

Спектакльләр билетларына сорау бик зур булганлыктан, аларны алдан алып кую хәерле. Билетларны театр кассаларында яки онлайн алырга була.

Казан Кремле

Ачык мәйданнар #

Казан Кремле шәһәрнең нәкъ уртасында, Казансу елгасының биек ярында урнашкан. Ул Россиядә сакланып калган бердәнбер татар крепосте һәм анда беренче шәһәр төзелеше планлаштырылуы нигезләре чагылдырыла. Комплекс архитектурасында төрле мәдәниятләр: Идел Болгарстаны, Алтын Урда, урта гасырлар Казан-татар, итальян һәм рус мәдәниятләре бик килешле рәвештә үрелгәннәр.

Комплекс дөрестән дә туристлык энҗесе булып тора. Аның территориясендә җиде музей, шулай ук “авып бара торган” Сөембикә манарасы, Спас башнясы, Казан ханнары мавзолее хәрабәләре, Губернатор сарае урнашкан. Кол Шәриф мәчете белән Благовещение соборының янәшә торулары исә ике конфессия вәкилләренең дус-тату яшәүләренең матур үрнәге булып тора. Кремльнең күзәтү мәйданнарыннан Казансу елгасы, Миллениум күпере, Игенчеләр сарае, Крель яр буе һәм “Казан Арена” стадионы уч төбендәге кебек күренеп тора.

Казан Кремле 2000 елдан ЮНЕСКОның бөтендөнья мирасы объекты булып санала.

Каюм Насыйри музее

Музейлар #

Күренекле татар галиме Каюм Насыйрига (1825-1902) багышланган музей 2002 елның 2 февралендә ачыла. Музей Иске Татар бистәсендә урнашкан һәм XIX гасыр татар агач архитектурасының торгызылган һәйкәле булып тора. 1887-1902 елларда галим биредә гомер иткән.

Музей экспозициясе Каюм Насыйриның тормышы һәм эшчәнлеге турында сөйли, тарихи-биографик һәм мемориаль-көнкүреш темаларын, шулай ук тулаем алганда татар мәгърифәтчелегенең үсү этапларын һәм үзенчәлекләрен ача. Шулай ук биредә XIX гасыр татар мәгърифәтчеләре Шиһабетдин Мәрҗани, Хөсәен Фәезханов, Сәгыйть һәм Ибраһим Хәлфиннарга багышланган материаллар тәкъдим ителгән.

Музей янәшәсендә Каюм Насыйриның “Чәчәкләр һәм үләннәр” китабы нигезендә булдырылган мәһабәт бакча җәелгән, ул “Хәтер бакчасы” исемен йөртә.

 ​​​​

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры

Театр #

Тинчурин театры – профессиональ татар театры туган урын, биредә татар халкының күренекле шәхесләре Кәрим Тинчурин һәм Салих Сәйдәшев хезмәт куйган. Хәзерге вакытта да театр милли мәдәниятне саклый – тамашачылар өчен чынлап торып кызыклы булган татарча спектакльләр тудыра. Биредә һәркем җанына туры килгән нәрсәне таба ала: лирик һәм фәлсәфи спектакльләр белән беррәттән әдәби-шигъри куелышлар бара.

Театрда үзенчәлекле атмосфера тудыра һәм тамашачаны аңа тулысынча иңдерә алучы актерлык сәнгате осталары хезмәт куя.

Тинчурин театры К.Тинчурин исемендәге милли классик драматургиясе республика фестивале оештыручыларының берсе.

Спектакльләргә билетларны театр кассаларында яки онлайн сатып алып була.

Кол Шәриф мәчете

Гыйбадәтханәләр #

Кол Шәриф мәчете – Казан Кремленең визит карточкасы. Аның фирәзә манаралары күккә аша, ә ак мәрмәр стеналары кояш батканда нәфис алсу төсмергә керә.

Мәчет татар халкының бөек эшлеклесе, сәет Кол Шәриф хөрмәтенә аталган.

Кол Шәриф мәчете – 1552 нче елда Казанны алганда Явыз Иванның гаскәрләре җимергән күп манаралы мәчет урынында торгызылган XXI гасыр корылмасы. Яңадан 2005 нче елда Казанның меңъеллыгына ачылды. Аның архитектурасы Идел буе исламы символы булган, Болгар шәһәрендә урнашкан Әл-Кәбир мәчетенә якынайтып эшләнгән. Аның проекты өстендә 4 архитектор хезмәт куйган, ә төзелешкә акчаны Татарстан Республикасы предприятиеләре, меценатлар һәм гади гражданнар җыйган.

Бүген мәчеттә дини йолалар үткәрелә, ислам культурасының күренекле әһелләре лекцияләр белән чыгыш ясый, ислам музее эшли.

Композитор Нәҗип Җиһанов музее

Музейлар #

Кече Кызыл урамының ундүртенче йортында урнашкан музей-квартира 2001 елның 2 мартында ачылган. Данлыклы татар композиторы Нәҗип Гаяз улы Җиһанов (1911-1988) гомеренең соңгы 17 елын биредә үткәргән.

Музей-квартирада бар да Н.Җиһанов үзе исән чакта булган килеш саклана. Кунак бүлмәсен композитор тормышында булган төп вакыйгаларны белергә мөмкин булган кечкенә генә фотоэкспозиция тулыландыра. Кабинет та үзгәрмәгән килеш сакланган. Барлык предметлар да чын – “Ed. Seiler” фирмасы рояле, язу өстәле, композитор утырырга яраткан кәнәфи, метроном һәм өстәл лампасы. Бу кабинетта музыка туган: бирегә дирижерлар Ф. Мансуров, Н. Рахлин, композиторлар А. Леман, Р. Яхин, А. Луппов һ.б. килә булган.

Нәҗип Җиһановның иҗтимагый-музыкаль эшчәнлегенең күпкырлы характеры, аның зур иҗади мирасы, композиторның музеенда сакланучы уникаль истәлекләр коллекциясе музей кунакларының бөек композиторның иҗаты һәм шәхесе белән генә түгел, ә Татарстан һәм Россиянең ХХ гасыр музыка мәдәнияте белән дә танышуга булышлык итә.

Кремль яр буе

Парклар, променадалар #

Кремль яр буе - Казан үзәгендә яңа барлыкка килгән истәлекле урын. Аны 2015 елда ачтылар һәм ул шундук шәһәр кешеләренең һәм туристларның яраткан ял урыннарына әйләнде. Ул шәһәрдәге карап йөрү өчен бик матур булган ике зонаны - Казан Кремлен һәм “Казан” милли-мәдәни үзәген тоташтыра.

Кремль яр буендагы үзенчәлекле юл өслеге роликларда һәм велосипедта йөрү өчен бик уңайлы. Велосипед юлларының җәяүлеләр юлыннан аерым булуы исә велосипедта йөрүне куркынычсыз итә. Спорт инвентарен биредә үк урнашкан прокат пунктларыннан алып торырга була.

Иң матур һәм истәлекле фотолар да биредә ясала - Казан Кремленә, Казансу елгасына һәм аның “Казан Арена” стадионы урнашкан каршы ягына, “Казан” гаилә үзәгенә таба ачылган матур күренешләр көндезләрен дә, кичке вакытта да бик матур фон булып тора. Кремльгә якынрак урында, яр буе башланган җирдә фонтаннар эшли.

Кремль яр буенда тәмле итеп тамак ялгап алыр урынны һәрвакыт табарга була. Биредә Европа һәм Азия кухнялары рестораннары, кофейня һәм коймак йортлары ел әйләнәсе эшләп тора.

Кышкы чорда яр буе биләмәсендә озынлыгы 1 чакрымга җиткән шугалак катыралар һәм Кыш бабай йорты белән әкияти шәһәрчек төзиләр.

Муса Җәлил исемендәге татар дәүләт опера һәм балет академия театры

Театр #

Опера һәм балет театры – Казандагы иң борынгы театрларның берсе. Театрның классицизм стилендәге мәһабәт бинасы һәм аның каршындагы В.И.Ленин һәйкәле урнашкан Ирек мәйданы һәрвакыт шәһәр халкын һәм башкала кунакларын үзенә тартып тора торган урын булды.

Репертуарның нигезен дөнья музыка театры шедеврлары, рус классикасы, шулай ук Татарстан композиторларының күренекле әсәрләре тәшкил итә. Театр сценасы техниканың соңгы казанышлары ярдәмендә җиһазландырылган, бу исә үзенчәлекле махсус эффектларга ирешү һәм катлаулы сценография булдыру мөмкинлеген бирә.

Опера һәм балет театрында һәр ел саен бик зур халыкара фестивальләр: февраль аенда – Федор Иванович Шаляпин исемендәге опера фестивале, май аенда – Рудольф Нуриев исемендәге классик балет фестивальләре үткәрелә.

Театр коллективында халыкара конкурслар лауреатлары, балетта һәм дөнья операсы сценасында әйдәп баручы артистлар исәпләнә. Театрның үзенчәлекле уставы нигезендә бер генә спектакль дә бер үк составта ике тапкыр уйналмый, барлык куелышлар да яңалык тойгысы алып килә. Опера һәм балет театрында очраклы спектакльләр куелмый, аларның һәркайсы - артист үз талантын тулысынча ачып күрсәтә ала торган премьералар.  

Спектакльләргә билетларны, аларга сорау бик зур булганлыктан, алдан алып кую хәерле. Билетларны театр кассаларында яки онлайн да алырга була.

Муса Җәлил музей-квартирасы

Музейлар #

Музей-квартира Горький урамындагы 17 нче йортның дүртенче катында урнашкан. 1940 елның октябреннән алып 1941 елның июленә кадәр биредә атаклы татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, әдәбият һәм җәмәгать эшлеклесе Муса Җәлил (1906 - 1944) яшәгән. Аның “Моабит дәфтәрләре” шигырьләр циклы 56 телгә тәрҗемә ителгән һәм хәзерге вакытта да бөтен дөньяда нәшер ителә.

Музей-квартира экспозициясе Муса Җәлилнең фронтка китү, Бөек Ватан сугышында катнашу һәм әсирлеккә эләгүгә кадәр тормышының Казан этабы хакында сөйли.

Ә.К. Җәлилова музей-квартирага чын экспонатлар бүләк иткән: Муса Җәлил 1935 елда сатып алган язу өстәле, шагыйрьнең шәхси китапханәсе сакланучы шкаф. Шулай ук истәлекле әйберләр арасында 1934 елда шагыйрь үзе сатып алган мандолина, дусларының, якыннарының, үзенең шәхси сурәтләре сакланган фотоальбом бар.

Хәзерге вакытта музей патриотик тәрбиягә күп игътибар бирә, шулай ук Икенче бөтендөнья сугышы темасына хөрмәт белән карарга өйрәтә.

Петр һәм Павел кафедраль соборы

Гыйбадәтханәләр #

Казанда әлеге соборның төзелеше император Петр I исеме белән бәйле. Персиягә походы алдыннан Петр I Казанга килгән. Казанда вакытында императорны кунак иткән җирле сәүдәгәр, шушы хәл истәлеккә калсын өчен, зур булмаган агач чиркәү урынына таштан собор салырга боерган.

Петропавловск соборын 1726 елда изгеләштергәннәр. Анда Россиянең барлык императорлары да диярлек булып киткән. Шулай ук язучы А. Дюма, галим А. Гумбольдт, рус шагыйре А.С. Пушкин эзләре дә саклана биредә. Собор хорында Федор Шаляпин җырлаганлыгы да билгеле. Собор берничә тапкыр янган, дүрт тапкырдан артык төзекләндерелгән һәм XX гасырның 80 нче елларында тулысынча торгызылган.

Соборның тышкы рәвеше кабатланмас: диварларның җылы коңгырт төсе зәңгәрсу нигезләр һәм алтын гөмбәзләр белән бик туры килә. Соборның кабатланмас тышкы рәвешен фасадта сакланып калган барокко стилендәге декоратив элементлар һәм челтәрле тәрәзә йөзлекләре дә ассызыклап тора. Мондый җыелма соборны әкияттәге сарайга яки перәннек йортка ошатып җибәрә.

Бүгенге көндә храм комплексы үз эченә соборны, колокольняны һәм риваять йортны ала. Соборда изге иконалар - Изге Ана Семиозерная иконасы һәм Ион һәм Нектарии Казанскийлар иконалары саклана.

Раифа монастыре

Казаннан читтә #

Раифа ирләр монастыре – Татарстандагы иң зур православие комплексы, ул бөтен илдән хаҗиларны үзенә җәлеп итә. Казаннан 27 чакрым ераклыкта урнашкан монастырьга Филарет атлы дәрвиш тарафыннан нигез салынган. Монастырь территориясендә йөрү бик рәхәт. Монда үзенчәлекле, тынычландыру үзлегенә ия булган атмосфера хөкем сөрә: монастырьдан ерак түгел бик матур күл һәм борынгы урманнар урнашкан. Биредә җирле бакалар, монахларның тынычлыгын бозмас өчен, беркайчан да кычкырмыйлар имеш. Монастырь территориясендә Грузин Изге ана соборы бар, анда шул исемдәге изге икона да саклана. Ел саен аңа баш ияргә дип бирегә меңләгән дин тотучылар килә, алар өчен монастырь стеналары янында махсус төзелгән зур булмаган кунакханә – “Хаҗилар йорты” эшли.

С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы

Театр #

Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залына 1996 елда нигез салынган. Архитекторлар фикеренчә, концерт залы бинасы берүк вакытта милли мәдәният традицияләрен дә, заманча Европа эстетикасы стандартлары һәм концерт комплексының гамәли бурычларын да исәпкә алган органик дизайнер композициясе үрнәге. Дөньякүләм танылган “Flentrop” (Нидерланд) компаниясенең зур органы тамашачы залы интерьерының нигезе булып тора, ә акустика параметрлары инглиз фирмасы “Acoustic Dimensions” тарафыннан саналган.

С.Сәйдәшев исемендәге концерт залы – Казанның төп академик сәхнәсе, биредә М. Ростропович, Р. Щедрин, О. Лундстрем, В. Гергиев, Ю. Башмет, В. Спиваков, В. Федосеев, И. Архипова, Ч. Бартоли, Д. Хворостовский, М. Магомаев, Д. Мацуев, Б. Березовский һәм классик музыканың башка күп кенә йолдызлары чыгыш ясаган. Аның стеналарында Татарстан Республикасы Дәүләт симфоник оркестры, ТР Дәүләт камера хоры, ТР Дәүләт кыллы квартеты, Н.Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе коллективлары репетиция ясый һәм концертлар бирә.

Билетларны кассада яки онлайн сатып алып була.

Свияжск утрау-шәһәре

Казаннан читтә #

Свияжск утрау-шәһәре – тарихы һәм географик урнашуы ягыннан үзенчәлекле урын. Аны 1551 елда Иван Грозный боерыгы буенча Казаны алу өчен төзегәннәр. Шәһәрне башта тулысынча Углич районында җыюлары, аннары кире сүтеп, һәр бүрәнәне тамгалап, Идел буйлап салларда агызып алып килүләре һәм сайлап алынган урында бер кадак та какмыйча киредән җыюлары кызыклы факт булып тора. Утрауда шул заманнардан бирле Троица чиркәве - Урта Иделдәге XVI гасырдагы бердәнбер рус агач төзелеш сәнгате һәйкәле сакланып калган. Шәһәр 1956 елда Куйбышев сусаклагычын файдалануга тапшырганнан соң утрауга әйләнгән. Җирле халыкның күпчелек өлешенең йорт-җирләре су астында калган, ә борынгы корылмалар бары тик калкулыкта булулары нәтиҗәсендә генә сакланып калганнар. Бүгенге көндә утрауда бөтенроссия музыка фестивальләре, уктан ату буенча ярышлар уза, мәдәни һәм туристлык күргәзмәләре, дини бәйрәмнәр оештырыла. Утрау-шәһәр матурлыгы белән рәссамнарны һәм шагыйрьләрне үзенә тарта, аларның күпчелеге шунда яшәргә дә калалар. Идел киңлеге, текә ярлар, борынгы чиркәүләр үзенчәлекле энергетикалары белән йөзләгән туристларны үзләренә тарталар. Бөек рус шагыйре А.С.Пушкинның, Свияжск утрау-шәһәрен күргәч, бу нәкъ менә әкияттәге Буян утравы һәм Лукоморье дигәнлеге билгеле.

Успение соборы һәм Зөя утрау-шәһәре монастыре ЮНЕСКОның Бөтендөнья мирасы Исемлегенә кертелгәннәр.

Татарстан Республикасы Милли музее

Музейлар #

Татарстан Республикасы Милли музее – Идел буендагы иң зур музейларның берсе. Элеккеге кунакханә йортында урнашкан әлеге музей бер кварталга якын урынны биләп тора. Аның фондларында төрле чорларга караган 800 меңнән артык кыйммәтле экспонатлар саклана, алар арасында рус патшабикәсе Екатерина IIнең каретасы аерым урын алып тора. Борынгы антик тәңкәләр коллекциясе, Ананьин каберлекләрендә казу эшләре алып барганда табылган таш, бронза һәм тимер гасырларыннан калган табылдыклар, сыбызгылар, кулдан язылган китаплар һәм татар мәдәнияте эшлеклеләренең әйберләре дә аерым кыйммәткә ия.

Музей техниканың соңгы казанышлары буенча җиһазландырылган, бу исә бирегә килгән өлкәннәргә дә, балаларга да төрле чорларга күчеп, чынга әйләнеп күз алдына баскан тарихка үз күзләре белән карау мөмкинлеген бирә. Музей буенча сәяхәтләрне рус телендә дә, татар һәм инглиз телләрендә дә алып баралар.

Милли музейга Казанның һәр почмагыннан килеп җитү бик уңайлы – ул шәһәр үзәгендә, Кремль белән янәшә урнашкан.

Музейга билетларны керү ишеге янындагы кассадан алырга була.

Туп йорты музее

Музейлар #

Туп йорты музее Туп йортының көнчыгыш (төп) корпусының көньяк ризалитында һәм аңа терәп салынган Кордегардия бинасында урнашкан. XVIII гасырда биредә башта кою чокыры, соңрак офицерлар торагы, солдатлар ашханәсе урнашкан булган.

Музейның чын горурлыгы һәм экспозиция үзәге булып XVII гасыр аутентик кою чокыры тора: аны 1998 елда тапканнар һәм 2017 елның гыйнварында килүчеләр өчен ачканнар. Аның кыйммәте – бу Россиядә ирекле рәвештә карарга мөмкин булган бердәнбер кою чокыры булуда.

Килүчеләр 4 метр тирәнлектәге чокырны каплаган калын пыяла өстендә йөри һәм үз күзләре белән XVII–XVIII гасыр кирпеч өемнәрен күрә алачаклар.

Бинаның иске кирпеч өемле эчке архитектурасы галерея белән беррәттән күргәзмәләр өчен генә түгел, ә камера спектакльләреннән алып мода коллекцияләренә кадәрле төрле чаралар өчен идеаль шартлар тудыра.

Ушкова йорты

Архитектура #

Казанның иң гади булмаган йортларының берсе романтик тарихка ия. Бай һәм йогынтысы зур булган,  берничә предприятие хуҗасы улы Алексей Ушков Зинаида Высоцкая белән туйга әзерләнгән. Туй бүләге сыйфатында ул үзенең сөйгәненә башкалардан аерылып торган үзенчәлекле һәм мәһабәт йорт бирергә карар кылган. Моның өчен ул архитектор-төзүче  К.Мюфкены яллаган, тегесе үз чиратында бу проект белән шулкадәр мавыгып киткән ки, хәтта кайбер элементларын төзергә шәхсән үзе ярдәм иткән.

Ушкова йорты төрле стильләрне берләштерә, ләкин шул ук вакытта барысы да вак-төяккә кадәр уйланылган – хәтта аҗдаһа рәвешендәге ишек тоткалары да заказга эшләнелгән булган. Чәчәк атучы сакура һәм кошлар төшкән витражлар, алтын йөгертелгән бизәкле стена-түбәләр, мәрмәр баскычлар, чын мәгарә – болар барысы да үзенчәлекле әкият атмосферасы тудыра.

Ушковлар бергә 3 ел яшәгән. Аерылышканнан соң йорт барыбер хатыны кулында калган.

Хәзерге вакытта бинада Татарстанның Милли китапханәсе урнашкан, монда теләгән һәр кеше уку абонементы ала ала. Шулай ук экскурсиягә язылырга мөмкин.