Урнашу
Казанның кунакханәләр инфраструктурасы яхшы үсеш алган һәм Чемпионатка килгән меңнәрчә кунакны – конкурста катнашучыларны, волонтерлар һәм тамашачыларны кабул итәргә әзер. Соңгы елларда шәһәрдә күп кенә яңа кунакханәләр ачылды, алар арасында дөнья брендлары да бар. Иң таләпчән кунаклар да монда үзләренә уңайлы тору урыны таба алачак.
Конкурсантлар авылы (хәзерге Универсиада авылы) – 14 000 кешене сыйдыручы уникаль торак комплексы. Бу урын яхшы инфраструктурага ия, һәм Чемпионат көннәрендә ул конкурста катнашучыларны, команда җитәкчеләрен һәм экспертларны кабул итәргә әзер.
Конкурсантлар авылы
53 гектар мәйданны биләп торган комплекс 5 тән алып 16 катка кадәр булган төрле биеклектәге 30 йорттан тора. Номерлар фондын бер, ике һәм өч урынлы номерлар тәшкил итә, алар барысы да кондиционерлар һәм Wi-Fi чыбыксыз челтәре белән җиһазланган.
Комплексның үз заманча инфраструктурасы бар. Кунаклар карамагында - даруханә һәм сәламәтлек пункты, җәмәгать тәртибен саклау пункты, керләрне юарга кабул итү пункты, спорт җиһазларын кулланырга биреп тору салоны, чәчтарашханә, супермаркет, туклану пунктлары, почта элемтәсе бүлеге, хезмәт күрсәтү үзәге, кием тегү остаханәсе. Болардан тыш, комплекста яшәүчеләр ял сәгатьләрен күңелле һәм файдалы уздырсын өчен барлык шартлар да тудырылган. Волейбол, баскетбол, футбол мәйданчыклары бар.
53
гектар мәйдан14 000
кешене сыйдыра30
йортТорак микрорайоны Казанда 2013 елда XXVII Бөтендөнья җәйге Универсиаданы уздырганда, спортчылар һәм делегацияләрнең башка әгъзаларына яшәү урыны буларак төзелде. Универсиадага кадәр һәм аннан соң Авыл - Казан (Идел буе) федераль университетының һәм Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең студентлар кампусы буларак хезмәт итә. Комплекс шулай ук Казанда уза торган төрле эре чараларда катнашучыларны, спортчылар һәм волонтерларны урнаштыру өчен дә файдаланыла.