22 - 27 август 2019

Волонтерга

volonteers-team.png

Казанда 2019 елда һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак 45 нче дөнья чемпионатына волонтерлар сайлап алу буенча заявка кампаниясе 2018 елның 31 декабрендә уңышлы рәвештә төгәлләнде. Дөньяның 89 иленнән 14 277 заявка алынды.

Программаның чираттагы этаплары – кандидатлар арасыннан чемпионатны югары дәрәҗәдә уздырырга ярдәм итәчәк 3500 волонтерны сайлап алу һәм аларны позицияләргә бүлү.

Әгәр дә заявка бирергә өлгермәгәнсең һәм даими рәвештә Казанда яшисең икән, син волонтер анкетасын тутырып, безнең шәһәрдә уза торган башка чараларда катнаша аласың. Без сине Kazan Volunteers командасында күрергә шатбыз!

WorldSkills Kazan 2019 волонтерлар командасы әзерлеге турындагы яңалыкларны рәсми сайтта һәм социаль челтәрләрдә күзәтеп барыгыз.

Без элемтәдә:

Адрес

 

Казан, Универсиада авылы, 35 нче йорт 

(Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм академиясенең уку-лаборатория корпусы)

Волонтерлар белән эшләү департаменты, Б413 нче бүлмә.

Бинага керү Студентлар дәваханәсе ягыннан.

Телефон

+7 (843) 222 07 67

Kazan Volunteers  командасы яңалыклары белән социаль челтәрләрдә танышып барыгыз: