Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Партнерлык программасы

Чемпионатның Оештыручылары WorldSkills International белән берлектә халыкара проектның аерылгысыз өлеше булып торучы һәм чемпионатны оештыручылар һәм партнер-компанияләрнең үзара файдалы хезмәттәшлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән партнерлык программасын эшләде.

Һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге 45 нче дөнья чемпионатын уздыру хокукын алып, без бизнеска яңа нәтиҗәле инструмент бирәбез. Һөнәри осталык буенча иң масштаблы ярышларның берсе белән турыдан-туры ассоциацияләшү, брендның кеше арасында танылуын, брендны яңа дәрәҗәгә чыгару мөмкинлеген бирә. Болар әле чемпионатның Оештыручылары белән хезмәттәшлек итәчәк компанияләр алдында ачылган мөмкинлекләрнең берникадәре генә.

Зур халыкара чаралар белән партнерлык итү шулай ук, безнең партнерлар дәүләтнең мөһим проектларына сизелерлек өлеш керткәнлектән,  бизнесның социаль ориентлашканлыгы турында сөйли, бу исә компания имиджы өчен зур роль уйный.

WorldSkills International регламенты нигезендә партнерлыкның хокукларның һәм өстенлекләрнең төрле программаларын күздә тота торган дәрәҗәләре билгеләнгән.

Партнерлык дәрәҗәләре

Тиешле категориядәге партнер статусы үз товар билгеләреңне чемпионатны алга этәрүгә юнәлдерелгән реклама һәм маркетинг кампанияләре материалларында урнаштыру,  үз компанияңне, үз брендыңны һәм җитештерә торган товарыңны әлеге мөһим чара белән ассоциацияләштерү, шулай ук чемпионатның партнерлык программасы белән билгеләнгән башка өстенлекләргә ирешү хокукын алу дигән сүз.

Партнерлык программасына кергән товар һәм хезмәт категорияләре

FMCG (Көн дә кирәкле товарлар)
Авиакомпанияләр
Аудит, консалтинг
Банк хезмәтләре
Вакытлы корылмалар
Иминләштерү
ИТ җиһазлар һәм хезмәтләр
Канцелярия кирәк-яраклары
Компьютер программалары
Кейтеринг
Локаль йөк ташулар
Мәгариф
Мәгълүмати партнёрлар (ТВ, радио, басма)
Почта хезмәтләре (курьерлык хезмәтеннән тыш)
Профессиональ югыч-чистарткыч чаралар
Салкын алкогольсез эчемлекләр
Склад логистикасы
Таможня рәсмиләштерү хезмәтләре
Телекоммуникация хезмәтләре
Транспорт (автобуслар һәм башка транспорт чаралары)
Туристлык агентлыклары
Түләү системасы
Фитнес хезмәтләр
Флористика
Хезмәткәрләр һәм волонтерлар өчен киемнәр

Сезгә онытылмаслык вакыйганың партнеры булу һәм эшче профессияләр үсеше тарихына керү мөмкинлеген карарга тәкъдим итәбез!

Элемтәләр

Хезмәттәшлек буенча сораулар белән sponsorship@worldskillskazan2019.com адресына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.