22 - 27 август 2019

Экспонентларга

Һөнәри осталык буенча “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендәге 45 нче дөнья чемпионаты “KazanExpo” халыкара күргәзмәләр үзәге – күргәзмә чараларны уздыру буенча Россия территориясендәге иң зур инновацияле объект территориясендә узачак.

Күргәзмәләр үзәгенең заманча инфраструктурасы һәм тәкъдим ителә торган хезмәтләрнең киң спектры экспонатлар брендларын иң яхшы шартларда тәкъдим итү мөмкинлеген бирә, ә компанияләрнең
профессиональ профилен исәпкә алып төзелгән күргәзмәләр үзәге чарадан максималь нәтиҗә алуга ярдәм итә.

Экспонентларга күргәзмә мәйданының стандарт корылмасыннан (мәйданнары 15 кв.м, 25 кв.м, 50 кв.м, 100 кв.м булган күргәзмә стендлары) кала, аны индивидуаль дизайн-проект белән (мәйданы 25 кв.м дан башлап) эшләү мөмкинлеге дә тәкъдим ителә.

Заказ рәсмиләштерү һәм экспозицияне коруның төп даталары:

  • 2019 елның 1 июне – стендка заказ бирүнең соңгы срогы
  • 2019 елның 20 июле – өстәмә җиһазларга заяка бирүнең соңгы срогы
  • 2019 елның 10 августыннан 20 августына кадәр – стендны кору
  • 2019 елның 23 августыннан 26 августына кадәр – Чемпионат ярышларын уздыру чоры
  • 2019 елның 28 августыннан 03 сентябренә кадәр – стендны сүтү

Килеп туган барлык сораулар буенча exhibitors@worldskillskazan2019.com адресы буенча мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.