22 - 27 август 2019

Аккредитация

WorldSkills Kazan 2019 (алга таба WSK2019) системасында теркәлү Чемпионатның барлык катнашучылары өчен дә мәҗбүри.

Теркәлүне уңышлы узган очракта катнашучы ала:

  • aккредитация таныклыгын – 2019 елның 7 нче августыннан 2019 елның 7 нче сентябренә кадәр Россия Федерациясенең дәүләт чикләреннән узу хокукын бирә торган һәм өстәмә рәвештә виза рәсмиләштерүне таләп итми торган рәсми документны;
  • башкарыла торган функционал һәм катнашучының түләнгән пакеты нигезендә Чемпионат объектларына һәм сервисларына керү мөмкинлеген бирә торган аккредитация бейджын.

ДЕЛЕГАЦИЯЛӘР ӘГЪЗАЛАРЫ

WorldSkillsKazan 2019 системасында теркәлү: 01.06.2018 – 22.06.2019

Тулырак мәгълүмат

Милли делегацияләр составына түбәндәге позицияләр керә:

конкурсант, эксперт, баш эксперт, баш эксперт урынбасары, техник делегат, техник делегат ассистенты, рәсми делегат, рәсми күзәтүче, тәрҗемәче, башкаручы директор (оешма җитәкчесе), команда җитәкчесе, шулай ук делегация составына керүче медиа вәкилләре һәм күзәтүчеләр

Аккредитацияләү процедурасының тасвирламасы

Һәр делегация делегациянең барык әгъзаларын WSK2019 аккредитация системасында теркәү өчен җаваплы затны билгели.

Җаваплы зат тиешле бүлектә делегация катнашырга планлаштыра торган компетенцияләр һәм позицияләр буенча мәгълүматны тутыра, шулай ук һәр катнашучының шәхси анкеталарын тутыра. Теркәлүнең һәр этабының төгәлләнү сроклары Теркәлү сроклары бүлегендә күрсәтелгән.

Теркәлү эшен башлар өчен сылтамасы

WSK2019 АККРЕДИТАЦИЯЛӘҮ СИСТЕМАСЫ

Логин һәм пароль, шлай ук WSK2019 аккредитацияләү системасында эшләү буенча кулланма җаваплы затка email аша җибәрелде.

Теркәлү процессы буенча сорауларыгыз калган булса, зинһар өчен, member.support@worldskillskazan2019.com адресы буенча язып җибәрегез.

Әгәр дә сез делегациягезне теркәү өчен җаваплы зат булып торасыз, әмма шәхси кабинетка керә алмыйсыз икән, зинһар өчен, accreditation-support@worldskillskazan2019.com адресына языгыз, бер үк вакытта шул ук хатны ellen.coppens@worldskills.org адресына да юллагыз. Заявканы шаблон нигезендә тутыруыгызны сорыйбыз.

 

Теркәлү сроклары

WSK2019 аккредитацияләү системасында теркәлү процессы берничә этаптан тора. Һәр этапны билгеле срокларда узу мәҗбүри.

Делегацияләрне бик алдан теркәү

Җаваплы зат делегация катнашырга планлаштыра торган компетенцияләрне һәм катнашырга теләк белдергән катнашучылар санын күрсәтә.
Этап төгәлләнү срогы: 22.08.2018

Делегацияләрне алдан теркәү

Җаваплы зат делегациянең һәр катнашучысына шәхси анкеталар тутыра, катнашучыларны позицияләргә билгели.
Этап төгәлләнү срогы: 22.04.2019

Пакетларны броньлау

Үз эченә пакет программасы кысаларындагы яшәү һәм башка сервисларны алган пакетларны броньлау һәм алар өчен түләү
Пакетларны броньлый башлау вакыты: 15.11.2018 Этап төгәлләнү срогы: 22.04.2019

Делегация әгъзаларының шәхси анкеталары*

Җаваплы зат һәр катнашучы буенча шәхси мәгълүматларны тутыра, тиешле таләпләр буенча фотографияне урнаштыра һәм анкеталарны карап тикшерүгә юллый.
Этап төгәлләнү срогы: 22.06.2019

* Игътибар, тулысынча тутырылмаган яки дөрес тутырылмаган анкеталар WSK2019 оештыру комитеты тарафыннан каралмыйлар. Анкетаны раслау өчен, зинһар өчен, статусны “Черновик”тан “Карау өчен” дип үзгәртегез (анкетаның уң якта түбәндә урнашкан “Җибәрергә” кнопкасына басып). Анкеталарның статусларын шәхси кабинет аша карап барырга була.

Аккредитацияләү үзәге һәм аккредитация бейджларын бирү

Аккредитация бейджы WSK2019 системасында теркәлү процедурасын уңышлы узу нәтиҗәләре буенча (анкета “Актив” статусын алган очракта) бирелә. Аккредитацияләү үзәгенең урнашу урыны һәм эш графигы турындагы мәгълүмат соңрак тәкъдим ителәчәк.

БУЛАЧАК ЧЕМПИОНАТЛАРНЫ ОЕШТЫРУЧЫЛАР

WorldSkills Kazan 2019 системасында теркәлү: 09.01.2019 – 22.06.2019

Тулырак мәгълүмат

Аккредитацияләү процедурасы тасвирламасы

Булачак Чемпионатларны оештыручылар адресына теркәлү башлану турында WSK2019 аккредитацияләү системасына керү өчен заявка шаблоны белән мәгълүмати хат юлланачак.

Һәр оешма барлык хезмәткәрләрне дә WSK2019 аккредитацияләү системасында теркәү өчен җаваплы затны билгели, заявканы тутыра һәм аны observer.support@worldskillskazan2019.com электрон адресына юллый.

Запросны караганнан соң Чемпионатны оештыручы җаваплы зат адресына WSK2019 аккредитацияләү системасына керү өчен сылтама, логин һәм пароль булган белдерү хатын автомат рәвештә юллый. Җаваплы зат оешманың һәр хезмәткәренә индивидуаль анкетаны тутыра, шул йук пакетны (сайланган сервислар пакетын) броньлый һәм аның өчен түли.

Әгәр дә сез инде WSK2019 аккредитацияләү системасына керү мөмкинлеген алгансыз икән, теркәлү процессын башлар өчен түбәндәге сылтамага басыгыз.

WSK2019 АККРЕДИТАЦИЯЛӘҮ СИСТЕМАСЫ

Сораулар туган очракта, observer.support@worldskillskazan2019.com электрон адресына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз.

Теркәлү сроклары

WSK2019 аккредитацияләү системасында теркәлү процессы берничә этаптан тора, аларны тиешле срокларда узарга кирәк.

Индивидуаль анкеталарны тутыру*

Җаваплы зат оешманың һәр хезмәткәре өчен персональ мәгълүматларны тутыра, тиешле таләпләргә туры килгән фотосурәтне йөкли һәм анкетаны, карау өчен, Чемпионатны оештыручыга юллый.
Этап төгәлләнү срогы: 22.06.2019

**Тулысынча тутырылмаган яки дөрес тутырылмаган анкеталарның Чемпионатны оештыручы тарафыннан каралмаячагына игътибар итегез. Анкета Чемпионат «Каралама»/«Администраторга юлланган» нан «Каралуда» (анкетаның уң яктагы астагы «Җибәрергә» төймәсенә басып) үзгәртегез.Анкеталарның статусларын шәхси кабинетка кереп карарга була.

Пакетларны броньлау һәм алар өчен түләү

Үз эченә яшәү өчен һәм пакет программасы кысаларындагы башка сервисларны алган пакетларны броньлау.Этап төгәлләнү срогы: 22.06.2019

Тиешле типтагы пакетны сайлый һәм броньлый башлар өчен Сездән оешманың һәр вәкиленә, функциональ рольне күрсәтеп (башкара торган функционал) индивидуаль анкеталарны тутыруыгызны сорыйбыз.

Сайлауны гамәлгә ашырганнан соң пакет статусын «Сайланган»нан «Каралуда»га үзгәртегез.

Сайлау өчен мөмкин булган пакет тәкъдимнәре турында мәгълүмат алу өчен булачак Оештыручылар вәкилләре адресына юлланган «Информационный буклет по динамическим пакетам WSK2019» документы белән танышуыгызны сорыйбыз.

ГЛОБАЛЬ ПАРТНЕРЛАР ҺӘМ WSK2019 ПАРТНЕРЛАРЫ

WorldSkills Kazan 2019 системасында теркәлү: 09.01.2019 – 22.06.2019

Тулырак мәгълүмат

Аккредитацияләү процедурасы тасвирламасы

Глобаль партнер яки WSK2019 партнеры адресына теркәлү башлану турында WSK2019 аккредитацияләү системасына керү өчен заявка шаблоны белән мәгълүмати хат юлланачак.

Һәр оешма барлык хезмәткәрләрне дә WSK2019 аккредитацияләү системасында теркәү өчен җаваплы затны билгели, заявканы тутыра һәм аны partner.support@worldskillskazan2019.com электрон адресына юллый..

Запросны караганнан соң Чемпионатны оештыручы җаваплы зат адресына WSK2019 аккредитацияләү системасына керү өчен сылтама, логин һәм пароль булган белдерү хатын автомат рәвештә юллый. Җаваплы зат оешманың һәр хезмәткәренә индивидуаль анкетаны тутыра, шула йук пакетны (сайланган сервислар пакетын) броньлый һәм аның өчен түли.

Әгәр дә сез инде WSK2019 аккредитацияләү системасына керү мөмкинлеген алгансыз икән, теркәлү процессын башлар өчен түбәндәге сылтамага басыгыз.

WSK2019 АККРЕДИТАЦИЯЛӘҮ СИСТЕМАСЫ

Сораулар туган очракта, partner.support@worldskillskazan2019.com электрон адресына мөрәҗәгать итүегезне сорыйбыз

Теркәлү сроклары

WSK2019 аккредитацияләү системасында теркәлү процессы берничә этаптан тора, аларны тиешле срокларда узарга кирәк.

Индивидуаль анкеталарны тутыру*

Җаваплы зат оешманың һәр хезмәткәре өчен персональ мәгълүматларны тутыра, тиешле таләпләргә туры килгән фотосурәтне йөкли һәм анкетаны, карау өчен, Чемпионатны оештыручыга юллый.
Этап төгәлләнү срогы: 22.06.2019

*Тулысынча тутырылмаган яки дөрес тутырылмаган анкеталарның Чемпионатны оештыручы тарафыннан каралмаячагына игътибар итегез. Анкета Чемпионатны оештыручы тарафыннан каралсын өчен, зинһар, анкетаның статусын «Каралама»/«Администраторга юлланган»нан «Каралуда » (анкетаның уң яктагы астагы «Җибәрергә» төймәсенә басып) үзгәртегез.Анкеталарның статусларын шәхси кабинетка кереп карарга була.

Пакетларны броньлау һәм алар өчен түләү

Үз эченә яшәү өчен һәм пакет программасы кысаларындагы башка сервисларны алган пакетларны броньлау.Этап төгәлләнү срогы: 22.06.2019

Тиешле типтагы пакетны сайлый һәм броньлый башлар өчен Сездән оешманың һәр вәкиленә, функциональ рольне күрсәтеп (башкара торган функционал) индивидуаль анкеталарны тутыруыгызны сорыйбыз.

Сайлауны гамәлгә ашырганнан соң пакет статусын «Сайланган»нан «Каралуда»га үзгәртегез.

Сайлау өчен мөмкин булган пакет тәкъдимнәре турында мәгълүмат алу өчен глобаль партнерлар һәм WSK2019 партнерлары адресына юлланган «Информационный буклет по динамическим пакетам WSK2019» документы белән танышуыгызны сорыйбыз.

ЭШЛЕКЛЕ ПРОГРАММАДА КАТНАШУЧЫЛАР

WorldSkills Kazan 2019 системасында теркәлү: 09.01.2019 – 22.06.2019

Тулырак мәгълүмат

Аккредитацияләү процедурасы тасвирламасы

WSK2019 аккредитацияләү системасына керү мөмкинлеген алу һәм Эшлекле программада катнашу өчен һәр индивидуаль катнашучы яки катнашучылар төркемен теркәү өчен җаваплы зат рәсми сайтта онлайн-заявка тутырырга тиеш.

Запросны караганнан соң Чемпионатны оештыручы катнашучы яки җаваплы зат адресына WSK2019 аккредитацияләү системасына керү өчен сылтама, логин һәм пароль булган хат җибәрә. Индивидуаль катнашучы яки җаваплы зат төркемнең һәр катнашучысына анкета тутыра, шулай ук катнашучының пакетын (сайланган сервислар комплексын) броньлый һәм аның өчен түли.

Әгәр сорауларыгыз калган булса, зинһар, conference.support@worldskillskazan2019.com e-mail ына языгыз..

Теркәлү сроклары

WSK2019 аккредитацияләү системасында теркәлү процессы берничә этаптан тора, аларны тиешле срокларда узарга кирәк.

Индивидуаль анкеталарны тутыру*

Җаваплы зат оешманың һәр хезмәткәре өчен персональ мәгълүматларны тутыра, тиешле таләпләргә туры килгән фотосурәтне йөкли һәм анкетаны, карау өчен, Чемпионатны оештыручыга юллый.
Этап төгәлләнү срогы: 22.06.2019

*Тулысынча тутырылмаган яки дөрес тутырылмаган анкеталарның Чемпионатны оештыручы тарафыннан каралмаячагына игътибар итегез. Анкета Чемпионатны оештыручы тарафыннан каралсын өчен, зинһар, анкетаның статусын «Каралама»/«Администраторга юлланган»нан «Каралуда » (анкетаның уң яктагы астагы «Җибәрергә» төймәсенә басып) үзгәртегез.Анкеталарның статусларын шәхси кабинетка кереп карарга була.

Пакетларны броньлау һәм алар өчен түләү

Үз эченә яшәү өчен һәм пакет программасы кысаларындагы башка сервисларны алган пакетларны броньлау.Этап төгәлләнү срогы: 22.06.2019

Тиешле типтагы пакетны броньлый башлар өчен Сездән оешманың һәр вәкиленә, функциональ рольне күрсәтеп (башкара торган функционал) индивидуаль анкеталарны тутыруыгызны сорыйбыз.

Сайлауны гамәлгә ашырганнан соң пакет статусын «Сайланган»нан «Каралуда»га үзгәртегез.

ММЧ ВӘКИЛЛӘРЕНӘ

WorldSkills Kazan 2019 системасында теркәлү: 01.06.2018 – 22.06.2019

Тулырак мәгълүмат

Чемпионатта катнашу өчен һәрбер ММЧ вәкиленә теркәлү процедурасын узарга кирәк булачак.

Теркәлүнең соңгы срогы: 22.06.2019

Системага керү мөмкинлеген алганнан соң* вәкил үзе турындагы шәхси мәгълүматларны тутыра, тиешле таләпләргә туры килгән фотосын йөкли һәм анкетаны Чемпионатны оештыручыга карауга юллый **.

*Аккредитация системасына керү мөмкинлеген алу процессы:

Халыкара ММЧ вәкилләре

Системага керү мөмкинлеген алу өчен, зинһар, media@worldskillskazan2019.com электрон адресына запрос юллагыз.

Федераль ММЧ вәкилләре

WSK 2019 аккредитация системасына керү мөмкинлеген алу өчен федераль ММЧ вәкилләрен теркәү өчен җаваплы зат рәсми сайтта онлайн-заявка тутырырга тиеш.

Запросны караганнан соң Чемпионатны оештыручы җаваплы зат аресына логин, пароль һәм WSK2019 аккредитацияләү системасына керү өчен сылтама булган автомат белдерү җибәрә. Җаваплы зат оешманың һәр катнашучысына анкета тутыра, шулай ук урнашу урыннарын броньлый (кирәк булганда).

Төбәк ММЧ вәкилләре

Төбәк массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләрен теркәү Россия Федерациясе субъекты администрациясе тарафыннан билгеләнгән җаваплы зат аркылы башкарыла. РФ субъектлары ММЧ аккредитацияләре өчен җаваплылар исемлеге соңрак эленәчәк. Яңартулар артыннан күзәтегез.

**Тулысынча тутырылмаган яки дөрес итеп тутырылмаган анкеталар Чемпионатны оештыручы тарафыннан каралмыйлар. Чемпионатны оештыручы тарафыннан каралсын өчен, зинһар, анкетаның статусын «Каралуда» дип үзгәртегез. Анкеталарның статусларын шәхси кабинетта күзәтеп торырга була.

Әгәр сорауларыгыз калган булса, зинһар, media@worldskillskazan2019.com электрон адресына языгыз.