Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Веб-технологияләр

Веб-дизайнер веб-сайтларны планлаштыра һәм эшли, тестлаштыра, аларның эшчәнлеген тәэмин итә, читтәге платформаларга күчерә, шулай ук социаль челтәрләр платформалары белән интеграцияли. Веб-дизайнер — социаль медиалар мәгълүматны таратуда лидерлык позицияләрен яулый торган дөньядагы төп компетенция.

Әлеге компетенция веб-технологияләр һәм веб-сайтлар кодлары белән эшләү белеме һәм тәҗрибәсенә, кулланучылар интерфейсын планлаштыру, уңайлы дизайн булдыру һәм сайтлар администраторы булу осталыгына нигезләнә. Иҗади сәләтләр шулай ук мөһим: веб-сайтның уңышы аның төсләр белән бизәлешеннән, аерым битләрнең ничек урнашулары һәм графикасыннан да торырга мөмкин. Эшләрендә алга китәр өчен веб-дизайнерлар авторлык хокукларын бик яхшы белергә һәм эш этикасы кодексын үтәргә тиешәр. Моннан тыш, бу өлкәдә киберкуркынычсызлык төшенчәсен аңлау да торган саен актуальләшә бара. Тикшеренү методларын белүгә һәм максатчан аудиторияне, базарларны һәм тенденцияләрне аңлауга өстәлгән яхшы коммуникация күнекмәләре клиентларның канәгатьлелекк дәрәҗәсен күтәрәчәк һәм веб-дизайнерга ышанычны арттырачак.

Веб-дизайнер шәхси нигездә яки веб-дизайн агентлыгында эшләргә мөмкин. Бу өлкәдәге мәшгульлек башка һөнәрләр белән чагыштырганда югарырак темплар белән алга китәр дип фаразлана. Аңа ихтыяҗ мобиль җайланмаларның популярлыгы арту һәм электрон сәүдә үсеше белән билгеләнә.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Юнхо Ли

Корея

737

Пранав Удайярк Нуталапати

Һиндстан

733

Николя Эттлин

Швейцария

733

И Чжи Линь

Кытай Тайбэе

732

Кызыклы фактлар

Дөньядагы иң беренче сайт info.cern.ch 1990 елда барлыкка килгән. Аны ясаучы Британия галиме Тим Бернерс-Ли анда яңа технология тасвирламасын бастырган.

1993 елда сурәтләрне карарга мөмкинлек бирүче Mosaic дип аталган беренче график браузер чыгарылган. Сайтларның бертөсле текстларын төрле төсле рәсемнәр белән аралаштыра башлаганнар.

1997 елда HTML 4.0 кертү Интернетны халыкара иткән, ул дөньядагы барлык кулланучылар өчен универсаль символлар тупланмасы урнаштырган.

2010 елда веб-дизайнер Итан Маркотт яраклаштырылучы дизайн фикерен тәкъдим иткән. Ул бер үк контентны төрле размерлы экраннар өчен эшләнгән төрле макетларда кулланырга тәкъдим иткән.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.