Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Ташны архитектур эшкәртү

Ташны архитектур эшкәртү буенча белгечләр таш материалын кулдан яки механизмнар ярдәмендә эшкәртәләр, аңа кирәкле форманы бирәләр, соңыннан эшкәртелгән ташлардан конструкцияләр ясыйлар.

Ташны архитектур эшкәртүче останың кулы коммерцияле биналардан мәчет һәм соборлар кебек дөнья күләмендә билгеле корылмаларга кадәр җитә.

Ташны архитектур эшкәртүче оста граниттан башлап мәрмәргә кадәр булган чын ташлар белән эшли, аннан төрле элементлар кисә, язулар сырлый. Таштан әллә ничә буын кешеләрне шатландырып торырлык гаҗәеп матурлыкка ия әйберләр эшләү өчен әлеге төр осталардан үз эшләренә нык бирелгәнлек, иҗади якын килү, сабырлык, куелган максатларга ирешү юлларын таба белү таләп ителә.

Һөнәри эшчәнлекнең әлеге өлкәсендә зур уңышларга ирешү өчен геологияне, технология процессларын һәм төзелешнең борынгы һәм заманча алымнарын да яхшы белү сорала.

Эшләнә торган проектлар юнәлеше – мәдәният корылмаларыннан алып готик соборларга, гади, әмма зур әһәмияткә ия коммерцияле һәм муниципаль биналардан алып илнең мәдәни мирасын тәшкил итүче архитектура шедеврларына кадәр җитә. Ташны архитектур эшкәртү остасы инновацияле, шулай ук классик яңа биналар проектлары өстендә дә эшли.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Цюань Чжэн

Кытай

743

Себастьян Рудольф Винерройтер

Австрия

736

Аллан Бонтам

Франция

735

Кызыклы фактлар

Таштан ясалган  беренче эшләнмәләр функциональ билгеләнештәге предметлар булганнар: урындыклар, территорияне билгеләүче билгеләр, улаклар, кремний пычаклар, пычак булып хезмәт итүче кремний кыйпылчыклары һ.б.

Борынгы заманнарда ташны эшкәртү осталыгының серләрен нык саклаганнар һәм буыннан буынга тапшырганнар.

Борынгы заманнарда ташларны ышкылау сәнгате шундый югарылыкка җиткән ки, хәтта кайбер илләрдә базальттан яисә обсидианнан ясалган көзгеләр җитештергәннәр.

1950 еллардан алып ташны эшкәртү технологиясе нык үзгәргән: ультратавышлы җайланмалар һәм прогрессив алмаз кораллар киң кулланыла.

Хәзерге заман таш кисүчеләренең сүзләренә караганда, хәтта хәзерге кораллар һәм станоклар белән дә элеккеге заман кешеләре барлыкка китергән нәрсәләрне ясап булмый.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.