Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Столярлык эше

Столяр детальләрне кисә, алардан тәрәзәләр һәм баскычлардан алып китап стеллажлары - өстәлләргә кадәр булган интерьер һәм тышкы бизәлеш әйберләре эшли.

Столярлар барыннан да элек коммерцияле биналар һәм торак йортлар төзелешендә җәлеп ителәләр. Столярлык эше мебельне индивидуаль ясау һәм балтачылык эше, шулай ук төзелеш индустриясенең башка тармаклары белән тыгыз бәйләнгән.

Столяр сызым нигезендә агач элементларны үлчәп кисә, аннары аларны җыя, беркетә һәм ахыргы продуктны югары сыйфатта башкара. Әлеге өлкә белгечләре спецификацияне төгәл үтиләр һәм эш барышында килеп чыккан кыенлыкларны урында хәл итәләр. Столяр агач эшкәртү өчен кул һәм электр җиһазларыннан файдалана белә. Ул барлык детальләргә дә игътибарлы, үлчәү һәм хисаплар башкару өчен кирәкле яхшы математик компетенцияләргә ия һәм техник план нигезендә эш итә. Моннан тыш, квалификацияле столяр куркынычсызлык кагыйдәләрен белә һәм аларны төгәл үти. 

Столярлар, кагыйдә буларак, мебель ясау остаханәләрендә эшлиләр, әмма кайбер проектларны төзелеш мәйданнарында һәм клиентның өендә дә эшләргә туры килә. Якындагы ун елда әлеге өлкә профессионаллары өчен хезмәт базары бик зур һәм төрле булачак, бу төзелеш тармагының алга баруы белән аңлатыла.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Алексис Нуе

Франция

740

Санхён Ли

Корея

735

Жереми Дроз

Швейцария

732

Юлиан Ханнес Финк

Австрия

730

Кызыклы фактлар

Элеккеге заманнарда агачны ую сихер һәм йола мәгънәсе йөрткән. Осталар явыз көчләрдән сакланыр өчен агач эшләнмәләргә төрле билгеләр һәм символлар салганнар.

Беренче тимер ышкы Помпеидагы казу эшләре вакытында тапканнар, әмма ышкының үсеше Урта гасырларның соң дәверләрендә башланган.

Агачтан уелган иң борынгы табылдык булып Шигир идолы санала. Агач скульптура  б.э. кадәр  VIII меңъеллыкта карагайдан уелган.

Агач ышкылау осталары тупас һәм гади эшләнмәләр ясаучы “ак агаччыларга” һәм агач уюны үз эченә алган катлаулы эшләр белән шөгыльләнүче “кызыл агаччыларга” бүленә.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.