Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Сәнәгать автоматикасы

Сәнәгать автоматикасы буенча белгеч автомат һәм электр җитештерү системаларын урнаштыруны, төзекләндерүне һәм аларга техник хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыра.

Әлеге бурычларга, кагыйдә буларак, электротехника, су белән тәэмин ителеш, нефть-газ тармагы кебек секторларда автоматлаштыру җиһазларын һәм җайланмаларын монтажлау керә.

Автоматлаштыру сәнәгать системалары белән идарәдә торган саен зуррак әһәмияткә ия була бара. Моңа бәйле рәвештә әлеге өлкә белгеченең төп күнекмәләренең берсе – проблемаларны монтажлау этабында да, шулай ук җиһазлардан файдалану процессында да табу һәм бетерү. Сәнәгать автоматикасы буенча белгеч билгеле бер өлкәдә яки төрле тармакларда да эшли ала. Сәнәгать автоматикасы белгечләре булган электрчылар кабельләрне, контроль-үлчәү җиһазларын һәм идарә үзәкләрен монтажлый, электр чылбырларын проектлый һәм логик контроллерларны программалый белергә тиешләр.

Автоматлаштыру технологияләре тиз темплар белән алга бара, бу исә яңа казанышларны күзәтеп баруны һәм белемнәрне гел актуальләштереп торуны таләп итә. Эш шартлары үз эченә төрле куркыныч факторларны алырга мөмкин. Әлеге өлкә белгечләре хезмәтне саклау өлкәсендә иң яхшы җитештерү алымнарын кертүне актив рәвештә алга этәрергә һәм куркынычсызлык техникасы таләпләрен төгәл үтәргә тиешләр. 

Сәнәгать автоматикасы буенча белгечләр арасында мәшгульлек югары техник квалификация һәм проектлау өлкәсендә тәҗрибә таләп ителә торган өлкәләрдә үсәчәк.

Технология процессларын энергия нәтиҗәлелеген күтәрүгә һәм чыгымнарны экономияләүгә юнәлдерелгән автоматлаштыру әлеге өлкә белгечләренә ихтыяҗ артуга китерәчәк.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Сумин Ян

Корея

740

Томас Мартин

Швеция

732

Цзянтао Хэ

Кытай

729

Кызыклы фактлар

Беренче үзе эшләүче җайланмалар борынгы заманда ук барлыкка килгән һәм кыргый җанварларны аулау, алардан һәм читләрдән саклану өчен кулланылган.

Техниканың мөстәкыйль өлкәсе буларак танылуны автоматика 1930 елда Берлинда (Германия) узган II Бөтендөнья энергетика конференциясендә ала.

“Автоматика” термины 1947 елга кадәр, General Motors компаниясе үзенең автоматлаштыру департаментын ачканчы куланылмаган.

Сәнәгатьне автоматлаштыру буенча дөнья лидеры булып Көньяк Корея санала. Илдә 10 000 эшчегә 500 робот туры килә.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.