Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Сантехника һәм җылыту системасы

Сантехника һәм җылыту системасы буенча белгеч төзелеш тармагында эшли. Аның эшчәнлегенең төп өлкәсе – су белән тәэмин ителеш һәм җылылык системаларын монтажлау. Мондый төрдәге белгеч проектларның торак йортлардан алып коммерция объектларына кадәр булган өлешендә биналарның эчләрендә дә, тышларында да башкара.

Сантехника һәм җылыту системасы буенча белгечләр төрле кораллар һәм җайланмалар белән эшли, системаларны планлаштыра һәм проектлый, әйләнә-тирә мохиткә зыянсыз һәм энергияне янга калдыру алымнарын кулланып, аларны монтажлый һәм сыный белергә тиеш.

Әлеге профиль белгече су белән тәэмин ителеш һәм җылылыкның автоматлаштырылган көнкүреш яки коммерцияле системаларын программалаштыру һәм кулланылышка кертү, җитешсезлекләрне диагностикалау белән шөгыльләнә. Барлык очракларда да ул эшләрне куркынычсызлык кагыйдәләрен истә тотып һәм сыйфатлы итеп башкарырга тиеш. Шулай ук алардан фикерне туплый алу, куелган мәсьәләләрне тиз һәм төгәл хәл итү, вак детальләргә дә игътибарлы булу сорала.

Әлеге төр белгечләр фабрикалар һәм заводларга техник хезмәт күрсәтү бүлекләрендә, су белән тәэмин ителеш һәм җылыту системаларына хезмәт күрсәтүче подрядчыларда эшлиләр. Моннан тыш алар шәхси эшкуарлар буларак үзләренә дә эшли алалар. Сантехник белгечлегенә яңа төзелеш объектлары күп булу сәбәпле ихтыяҗ гаять зур. Алар шулай ук традицион рәвештә инде кулланылышта булган торак һәм коммерцияле биналардагы су белән тәэмин ителеш һәм җылыту системаларына хезмәт күрсәтү өчен дә бик кирәк.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Уы Чжо

Корея

750

Инчжэн Ян

Кытай

735

Патрик Китинг

Австралия

726

Патрик Греппер

Швейцария

724

Кызыклы фактлар

Сантехника тарихы борынгы шумерлардан, б.э. кадәр 2600 елда башлана, мондый нәтиҗәгә килергә Шубад патшабикәсенең сырлы тәхет-урындыгы табылуы ярдәм иткән.

Эллинизм чорында Борынгы Кытайда заманча унитазларның аналоглары һәм аларга хезмәт күрсәтүчеләр барлыкка килә.

Без күнеккән тышкы кыяфәтле унитаз тарихы XX гасыр башында Англиядә, Томас Крэппер хәзерге барлык конструкцияләрнең атасы булган унитаз уйлап тапкач башлана. 

XX гасыр башында Испаниянең «Unitas» компаниясе ватер-клозетлар өчен конструкцияләрне (бәдрәф утыргычы һәм түбә астында урнашкан юдыру багы) күпләп җитештерүне җайга сала.

“Слесарь-суүткәргечче” һөнәре рәсми рәвештә бары XIX гасырда, канализация һәм суүткәргеч кеше көнкүрешенә ныклап үтеп кергәч кенә барлыкка килә.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Цитаталар

Альбертина Шиталангахо (Намибия)
Альбертина Шиталангахо (Намибия)
WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты конкурсанты

Проблемаларны анализлау һәм аларны чишү юлларын эзләү акыл үткенлеген сакларга булыша, ә физик яктан таләпләр минем гәүдәмне формада тотарга һәм саләмәт булырга ярдәм итә. Чемпионат минем тормышымны үзгәртте - хәзер мин илемдәге күп кызларга үрнәк. 

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.