Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Мобиль робот техникасы

Мобиль робот техникасы буенча инженер сәнәгатьтә төрле бурычларны хәл итү өчен роботларны проектлый, ясый һәм аларга техник хезмәт күрсәтә.

Роботлар безнең тормышыбызда һәм эшебездә торган саен күбрәк роль уйный. Мобиль робот техникасы төрле тармаклар: эшкәртү сәнәгате, авыл хуҗалыгы, аэрокосмик тармак, тау рудаларын чыгару сәнәгате һәм медицина тармаклары өчен зур әһәмияткә ия.

Мобиль роботны ясауның беренче этабында проектлау эше башкарыла, аннан соң булачак роботның ышанычлылыгын гарантияләү өчен, программалаштырыла һәм сынала торган прототип җыела. Инженер-робот технигы логиканы, микропроцессорларны, компьютер программалаштыруын бик яхшы белергә тиеш. Ул шулай ук роботның мөмкинлекләрен һәм эш мохитендә үзен ничек тотуын тасвирлаучы техник белешмәлекләрне дә әзерли. Моннан тыш, инженер-робот технигы проект чишелешләренең икътисадый нәтиҗәлелеге, җитештерүнең үзкыйммәте калькуляциясе һәм сыйфат контроле өчен дә җавап бирә.

Алардан инновацияле фикерләү, экспериментларга әзер булу, төрле тармакларда аналитик күнекмәләрне куллана белү һәм катлаулы технологик мәсьәләләрне хәл итә алу да сорала. 

Бу өлкә белгече, мисалга, электрон сәнәгатьтә электрчы сыйфатында, роботларны монтажлау һәм аларга техник хезмәт күрсәтү буенча төрле вазыйфаларны гамәлгә ашыра. Фаразларга караганда, сәнәгать робот техникасы базары һәм автоматлаштыру дәрәҗәсе якындагы елларда тотрыклы үсәчәк, бу исә әлеге өлкә белгечләренә ихтыяҗ зур булачак дигән сүз. 

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Гэнцзюнь Ху

Кытай

763

Циюань Чжэн

Кытай

763

Дончан Чжон

Корея

760

Хюнву Ан

Корея

760

Оскар Арсланов

Россия

757

Эмиль Мифтахов

Россия

757

Кызыклы фактлар

“Робот” сүзен 1920 елда үзенең “Россумның Универсаль Роботлары” (R.U.R). пьесасын язганда, чех язучысы Карел Чапек уйлап тапкан.

“Робот техника” терминын беренче тапкыр үзенең “Ялганчы” (1941) хикәясендә Америка фантасты Айзек Азимов кулланган.

Иң беренче робот технигы итеп гарәп уйлап табучысы Әл-Җәзарины санап була. XII гасырда ул арфа, флейта һәм барабаннарда уйнаучы механик музыкантлар ясаган.

Роботлар эрасы 1980 елда, бөтен дөнья буенча компанияләр җитештерү линияләрен автоматлаштыруга миллиард долларлар салгач башлана.

2000 елдан башлап роботларның күпкә акыллырак, уйлый һәм өйрәнә алучы  дүртенче буыны барлыкка килә. 

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.