Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Информацион куркынычсызлык

Информацион системалары куркынычсызлыгын анализлау буенча белгеч оешманың компьютер системалары һәм челтәрләрен начар ниятле затларның һөҗүменнән һәм конфиденциаль мәгълүматларның урлануыннан саклауны тәэмин итә.

Эш бирүчеләр сыйфатында еш кына IT хезмәт күрсәтүчеләр, банк һәм финанс оешмалары, дәүләт ведомстволары һәм медицина компанияләре чыгыш ясый.

Мәгълүмат системалары куркынычсызлыгын анализлау буенча белгечнең эше, кагыйдә буларак, челтәрара сак экраннары урнаштыру һәм конфиденциаль мәгълүматны саклау өчен мәгълүматларны яшерүне тәэмин итә торган программа тәэмин ителеше урнаштырудан гыйбарәт.

Мондый белгечнең вазыйфаларына тагын оешма челтәрен контрольдә тоту, куркынычсызлык системасына "законсыз үтеп керү" ләрне ачыклау һәм килеп чыга торган хокук бозуларны тикшерү дә керә.

Мәгълүмат системалары куркынычсызлыгын анализлау буенча штатта эшләүче белгечләрне еш кына гадәттән тыш хәлләр нәтиҗәләрен бетерү өчен, һөҗүмнән соң оешманың мәгълүмат челтәрләре һәм системаларының тиешле дәрәҗәдәге эшчәнлеген торгызу гамәлләре һәм алымнары төгәл билгеләнгән планнарны эшләү һәм гамәлгә ашыруга җәлеп итәләр.

Мондый төрдәге белгеч начар ниятле кешеләр компьютер системаларына үтеп керү өчен куллана торган яңадан-яңа алымнарны, шулай ук куркынычсызлыкны тәэмин итү өлкәсендә компанияләргә мондый куркынычка каршы торырга ярәм итәчәк технологик эшләнмәләрне карап барырга тиеш.  

Соңгы елларда Интернетта бизнес операцияләрнең, шулай ук әйберләр интернеты (IoT) һәм болыт исәпләүләренең зур үсеше күзәтелә. Моның белән бергә катлаулылык планында да, санга мөнәсәбәттә дә куркынычсызлыкка киберянаулар арта. Шуңа күрә бүген киберкуркынычсызлык өлкәсе белгечләренә дөнья күләмендә ихтыяҗ зур.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Виктор Легостаев

Россия

749

Дмитрий Титов

Россия

749

Цзытун Сяо

Кытай

745

Чжутянь Фэн

Кытай

745

Раиса Маркон

Бразилия

713

Жан Карлуш

Бразилия

713

Девеш Логэньджань

Сингапур

713

Чань Хун Кох

Сингапур

713

Кызыклы фактлар

Brain – 1986 елда Америка Кушма Штатларында пандемия уяткан беренче компьютер вирусының исеме. Баштарак ул программа тәэмин ителешенең “пират” копияләре артыннан күзәтүче программа буларак булдырылган.

Челтәрле мәгълүмати куркынычсызлыкны бозу очракларының 80% оешманың үз эчендә була.

Программа тәэмин ителешенең яңартулары үз эченә күп вакыт сезнең җайланмагызга яки компьютерыгызга якын арада яный алучылардан саклануның төрле төрләрен ала.

Ике факторлы  аутентификация (мәсәлән, смс аша) сезнең мәгълүматларыгызны каталаулы парольгә караганда ышанычлырак саклый.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.