Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Металл конструкцияләр җитештерү

Металл конструкцияләрне җыючы-слесарь биналар һәм корылмаларның киң спектрында – торак йортлардан алып күперләргә һәм төзелеш җайланмаларына кадәр кулланыла торган корыч конструкцияләрне кисә, җыя һәм төзекләндерә. Әлеге һөнәр металл материалларының зур ассортименты белән эшләүне күздә тота.

Квалификацияле металл конструкцияләрне җыючы-слесарьның төп билгеләре: математик исәпләүләр һәм геометрик төзүләр алымнарын яхшы белү, инженерлык сызымнарын укый алу һәм алар буенча билгеләү, кисү, корылмада плитәләр-листларны формалаштыра һәм төгәл итеп җыя белү.  Әлеге һөнәр иясе җыелма элементларны ясау өчен кисә һәм формалаштыра торган коралларның күп төрләре, шулай ук механик максатларда да, төзелеш мәйданнарында да материалларны монтажлау һәм тоташтыру өчен төрле типлардагы эретеп ябыштыру процесслары белән эш итә белергә тиеш.

Металлдан булган төзелеш конструкцияләре сәнәгатьтә, шул исәптән сөт җитештерү, фармацевтика, химия тармакларында, биналарның, күперләрнең корыч конструкцияләрен төзү таләп ителә торан гражданлык корылмалары проектларында, күтәрү җиһазларында киң кулланыла. Якындагы елларда сәнәгать, коммерцияле һәм торак төзелеше проектларының саны арту көтелгәнлектән, бу төр эшчәнлеккә сорау зур булачак.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Дунминь Син

Корея

730

Хао Лю

Кытай

720

Йоханнес Кальсс

Австрия

718

Кызыклы фактлар

Металлны ХII гасырдан башлап ул чор буенча уникаль корылмаларда (сарайларда, чиркәүләрдә һ.б.) таш салганда тоташтыручы элемент буларак кулланылганнар.

Северн елгасы (Бөекбритания) аркылы “чуен күпер” – дөньда беренче металл аркалы күпер. 1779 елда Англия архитекторы Томас Притчард проекты буенча эшләнгән.

Сан-Францискодагы (АКШ) Алтын капкалар төзелеше вакытында 83 000 тоннадан артык корыч кулланылган.

Саный торган техникага ия булмауга карамастан, француз архитекторы Гюстав Эйфель Эйфель манарасы каркасының механик йөкләнешен һәм җил тәэсире аркасындагы тайпылышларны исәпли алган.

Заманча металл конструкцияләрне проектлаучылар могҗиза тудыра һәм еш кына фантастик формалы биналарны, мәсәлән, Австралиянең Сидней опера театры бинасы кебекләрне гамәлгә ашыра

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.