Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Мехатроника

Мехатроника буенча белгеч төрле автоматлаштырылган сәнәгать системаларын проектлый, төзи, аларга техник хезмәт күрсәтә һәм аларны ремонтлый. Мехатроника механика, пневматика, электроника, программа продуктлары һәм роботлаштырылган һәм автоматлаштырылган системаларны эшләү өлкәләрендә белемнәрне бергә туплый.

Әлеге профиль белгече төрле техник мәсьәләләрне чишү һәм автоматлаштырылган механика җиһазларының дөрес эшләвен тәэмин итү өчен үзенең инженерлык белемнәрен куллана.

Квалификацияле белгеч махсуслаштырылган компьютер тәэмин ителешеннән ышанычлы файдаланучы булып тора һәм физик, математик алымнар, робот техникасы һәм электрон системаларны проектлау буенча тирән белемнәргә ия.

Мехатроника даими үсештә, шуңа күрә әлеге өлкә белгечләре, барыннан да элек, электротехник һәм электрон сәнәгатьтә җитештерүне автоматлаштыруның инновацияле технологияләрен күзәтеп барырга тиешләр.

Кагыйдә буларак, мехатроника буенча инженерлар, мисалга, электр челтәрләре яки компьютер программалары өлкәләрендә компетенцияләре аларныкын тулыландыра торган башка белгечләр белән командада эшлиләр.

Әлеге өлкәдәге белгечләр биомедицинаны, автомобиль төзелешен, азык-төлек сәнәгатен һәм эре серияле җитештерүне дә кертеп, төрле тармакларда хезмәт куялар. Мехатроника буенча белгечләргә ихтыяҗ технологик процессның зур темплар белән үсеше һәм сәнәгатьнең төрле тармакларында катлаулы автомат системаларга кызыксыну арту белән аңлатыла.  

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

По Ян Тюэ

Кытай Тайбэе

736

Чэн Сюнь Сун

Кытай Тайбэе

736

Чэнхао Инь

Кытай

733

Ху Се

Кытай

733

Хироки Мацумото

Япония

729

Рёта Моримото

Япония

729

Итало Гонсалвиш

Бразилия

729

Эдмилсон Соуса Нету

Бразилия

729

Жозиа Лангхарт

Швейцария

729

Рафаэль Фуррер

Швейцария

729

Кызыклы фактлар

Мехатроника тарихы 1969 елда, Япония фирмасы Yaskava Electric «мехатроника» («механика»+«электроника») төшенчәсен керткәч башлана.

Мехатроникалы системалар булып башта көйләүле электроприводлар саналган, соңрак монда автомат ишекләрен, сәүдә автоматларын, мобиль чараларны кертә башлаганнар.

Мехатроникалы системаларның элгәре булып кешенең аның белән элемтәсе куркыныч яки мөмкин түгел объект белән манипуляция ясау җайланмалары тора.

Мехатроника системасының ачык мисалы булып тормозга басканда автомобиль тәгәрмәчләренә блоклашырга ирек бирмәүче антиблоклаштыручы тормоз системасы (ABS) тора.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Цитаталар

Робин Кларк (Бөекбритания)
Робин Кларк (Бөекбритания)
WorldSkills São Paulo 2015 дөнья чемпионаты конкурсанты

Чемпионаттан соң мин күпкә тәвәккәлрәк һәм максатчанрак кешегә әйләндем. Мин "беркайчан да" димәскә өйрәндем, һәм җитди алынган очракта, һәр нәрсәне башкарып чыгарга мөмкин икәнлеген аңладым.

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.