Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Медик һәм социаль тәрбия

Медик һәм социаль тәрбия белгеченең төп миссиясе - клиентның тормыш сыйфатын яхшырту. Сәламәтлек саклау хезмәткәрләре белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләп, ул пациентларга хезмәт күрсәтүне, аларның сәламәтлеген торгызу һәм тернәкләндерүне, аларның яхшы физик һәм психик халәтләренә ирешүне тәэмин итә. 

Медик һәм социаль тәрбия медицина белән тыгыз бәйләнештә.

Әлеге өлкә белгечләре табиблар белән нәтиҗәле хезмәттәшлектә пациентларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм рәвешендә күп хезмәтләр күрсәтә.

Медик-социаль ярдәм белгечләре пациентлар белән күп эшлиләр һәм шуңа күрә бик яхшы социаль күнекмәләргә ия булырга тиешләр. Авыр хәлдәге пациентларга ярдәм итәр һәм авыр югалтудан соң булырга мөмкин булган стрессны җиңәр өчен, аларның эмоциональ халәтләре тотрыклы булырга тиеш.

Бу өлкә белгечләре клиентлар тарафыннан турыдан-туры ялланырга да, сәламәтлек саклау һәм социаль ярдәм өлкәсендәге оешма хезмәткәре булырга да мөмкин. Алар хезмәтләрне өйдә дә, хастаханәдә дә, картлар йортларында һәм хосписларда да күрсәтә алалар. Бу өлкә хезмәткәрләренә булган ихтыяҗның артуы өлкән буын кешеләренең артуы белән аңлатыла.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Регина Чиа

Сингапур

751

Мириам Де Паула Соариш Да Силва

Бразилия

740

Йонна Мьёрнелль

Швеция

730

Кызыклы фактлар

Медицинаның барлыкка килүен медицина фәненә нигез салган Борынгы Греция табибы Гиппократ исеме белән бәйлиләр.

Гиппократ антын (“Зыян салма”) әлегә кадәр дөнҗяның бар табиблары да кабул итә.

“Шәфкать туташы” төшенчәсен 1617 елда шәфкать туташларының беренче общинасын оештырган француз рухание Викентий Поль тәкъдим итә.

Иң беренче шәфкать туташларының махсус белеме булмаган. Европада бу рольне үзләренә чиркәү каршында хезмәт итүче хатын-кызлар һәм монахинялар алган.

Шәфкать туташы эше кешеләрне карау, тәрбияләү традицион моделе эчендә барлыкка килгән. Аны һөнәргә әйләндерү мәртәбәсенә Англия туташы Флоренс Найтингейл ия.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.