Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Мебель җитештерү

Мебель ясаучылар агачтан мебель һәм мебель фурнитурасын ясыйлар һәм төзекләндерәләр. Дизайн-проект һәм специфика нигезендә алар үлчәү, кисү, тоташтыру, агачны сырлау эшләрен башкаралар һәм агач материалларын кул һәм механикалаштырылган кораллар һәм җайланмалар, шул исәптән стационар станоклар кулланып, төрлечә эшкәртәләр.

Мебель ясаучы эшенең сыйфаты агачны һәм башка материалларны сайлауда, материал белән оста эш итә белүдә һәм шулай итеп аның иң яхшы үзлекләрен күрсәтүдә чагыла.

Мебельне профессиональ дәрәҗәдә ясау өчен сызымнарны укый белү, күрү-кул осталыгы координациясе, математик сәләтләр дә кирәк. Мебель ясау осталары иҗади фикерләүчән, төрле яңалыкларны белергә һәм аларны үз эшләрендә кулланырга омтылучан, төгәл, җыйнак булырга һәм агачның эстетик үзенчәлекләрен күрсәтә белергә тиешләр.

Мебель ясау осталары мебель кибетләрендә, мебель төзәтү остаханәләрендә һәм төзелеш компанияләрендә эшлиләр. Мебельнең әзер детальләрдән күпләп ясалуына һәм бу эшнең автоматлаштырылуына да карамастан,  заманча шартларда чын останың хезмәте югары бәяләнә. Югары класслы мебель остасы эше  затлы мебель өлкәсендә һәрвакыт соралган хезмәт булачак.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Кристиан Шимон

Венгрия

737

Саманта Татьяна Кемпф

Швейцария

732

Цзиньцин У

Кытай

732

Кызыклы фактлар

Борынгы мисырлылар урындык, табурет һәм караватны уйлап табучылар һәм аларның авторлары булып тора, чөнки нәкъ менә Борынгы Мисырда беренче җиһазлар табылган.

Борынгы Грециядә урындыклар һәм табуретлар, эскәмияләр хатын-кызлар һәм балалар өчен тәгаенләнгән булган, ә ир-атлар ярым яткан килеш ятакларда һәм караватларда әңгәмә алып барырга һәм бәйрәм итәргә өстенлек биргән.

Урта гасырларда сандык җиһазлар арсында иң универсаль предмет булган, ул бер үк вакытта карават, утыру мебеле һәм әйберләр саклау өчен чемодан буларак та хезмәт иткән.

Без күнеккән карават формасын бары XIX гасырда гына кабул иткәннәр. Аңа чаклы Россиядә мич башында һәм сәкеләрдә, Европада – бик биек караватларда, ә Япониядә идәндәге җәймәләрдә йоклаганнар.

1948 елда Швеция табибы Бентом Акерблом урындыкның файдалы моделен уйлап табылган. Ул кешенең буе нинди булуга карамастан, урындыктан билгә кадәр ара һәрвакыт 22-23 см тәшкил итә икәнен ачыклаган.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Цитаталар

Даниэл Берриос (АКШ)
Даниэл Берриос (АКШ)
WorldSkills Leipzig 2013 дөнья чемпионаты конкурсанты

Минем карьерамда WorldSkills миңа күп ишекләр ачты. Мин күп яшьтәшләремдә булмаган тәҗрибә тупладым. Ярышлар минем үземә, эшемә булган карашымны үзгәртте. 

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.