Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Матбугатта басма технологияләр

Басма технологияләр өлкәсендәге белгечләр полиграфия җиһазлары эшен оештыралар һәм басма продукция җитештерү белән идарә итәләр. Алар бу процессның барлык аспектлары өчен дә җаваплы. Кагыйдә буларак, басма продукция традицион кәгазь һәм кара кулланып ясала. Әмма заманча полиграфия бизнесы кәгазьдә тонер белән басу кебек цифры технологиядән башка яши алмый.

Басма технологияләр өлкәсендәге белгечләр технологик җиһазлар белән ничек эш итәсен бик яхшы белергә, алардагы җитешсезлекләрне табарга һәм бетерергә, аның компонентларына техник хезмәт күрсәтә, буяуларны алыштыра алырга, төсләр гаммасын индивидуаль сайлый, кәгазьнең сыйфатын һәм комплекслы басма өчен җиһазлар параметрларын ачыклый алырга тиешләр.

Әлеге һөнәр белгечләре клиентлар белән конструктив диалог алып барыр өчен аралашу күнекмәләргә ия буырга тиешләр.

Шулай ук мондый белгечтән, полиграфия җайланмаларының эшчәнлеген тиз һәм нәтиҗәле торгызу өчен, детальләргә игътибарлылык та сорала. Алар катлаулы басма машиналар белән таныш булырга һәм компьютер белән оста эшли белергә тиешләр. Полиграфия эшендә заказларны еш кына бик кыска вакыт аралыгында эшләргә туры килә. Шуңа күрә басма технологияләр буенча белгеч, заказны вакытында тапшырыр өчен, басым астында эшли алырга тиеш. 

Бу өлкәдә төп эш бирүчеләр – полиграфия яки нәшрият предприятиеләре.  Технологияләр үскән саен бизнесның цифрлы җайланмалар кулланучы һәм аз тиражларда басма заказлар башкаручы яңа модельләре барлыкка килә. Бу басма технологияләр буенча белгечләр өчен яңа мөмкинлекләр ачыла торган секторның үсешенә китерәчәк.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Кристоф Бабингер

Австрия

726

Елизавета Степанова

Россия

725

Дарио Колуччи

Швейцария

721

Кызыклы фактлар

“Башкала хәбәрчесе” - VIII гасырда Кытайда чыгарылган дөньядагы иң беренче газета шулай дип аталган. Ул илдәге мөһим вакыйгалар хакында сөйләгән һәм император фәрманнарын бастырган.

XV гасыр урталарында алман типографы Иоганн Гутенберг хәрәкәткә килүче литерлар ярдәмендә текст басу ысулын уйлап тапкан. Шул вакыттан китап басу башланган.

XIX гасырда парлы басу станогы, соңрак ротацияле машина уйлап табылган, бу газеталар тиражын сизелерлек арттырырга һәм аларның бәясен төшерергә ярдәм иткән.

Беренче ялтыравык кәгазьле журналлар Европада ХVII гасыр башында барлыкка килгән. Әлеге журналлар нигездә мода өлкәсендәге соңгы тенденцияләргә багышланган булган.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.