Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Ландшафт дизайны

Ландшафт дизайнерының төп максаты – шәхси һәм иҗтимагый киңлекләрдә бакчалар һәм яшел утыртмалар проектлау һәм булдыру, шулай ук аларны карап тоту. Ландшафт дизайнеры алдында шәһәр паркларыннан башлап шәһәр читендәге бакчаларга кадәр булган зур эш мөмкинлекләре ачыла, әмма теләсә кайсы очракта да ул үз хезмәте белән гүзәл яшел утраулар тудырырга тиеш.

Тәҗрибәле дизайнерлар, кагыйдә буларак, оригиналь концепция эшләүдән башлап ландшафт дизайны һәм яшелләндерүгә кадәр булган проектларда катнашалар. Әлеге өлкә белгечләре агачлар һәм куакларга характеристика бирү, аларны туфрак һәм климат шартларын исәпкә алып утырту, үстерү һәм аларны тәрбияләү үзенчәлекләре өлкәсендә тирән белемнәргә ия булырга тиешләр. Ландшафт дизайнерыннан шулай ук креативлык һәм булачак бизәлешне реаль чынбарлыкта күзаллый белү сорала. Моннан тыш, аның ул тудырган проектның әйләнә-тирә мохиткә һәм кыргый табигатькә ничек тәэсир итәчәген дөрес аңлау өчен, экология өлкәсендә белемнәре дә тирән булырга тиеш. 

Ландшафт дизайнерлары еш кына аерым затларның, архитекторларның, компанияләрнең һәм муниципаль хакимиятнең заказлары буенча ачык һавада эшлиләр. Коммерцияле, сәнәгать һәм торак төзелеше өлкәләрендә яңа ландшафтлар планлаштыру һәм гамәлдәгеләрен үстерүгә булган ихтыяҗ әлеге өлкәдә эшләүчеләргә сорау артуга китерәчәк.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Марио Лорис Энц

Швейцария

757

Фабиан Ходель

Швейцария

757

Даниэль Перкманн

Көньяк Тироль, Италия

735

Патрик Стаскитц

Көньяк Тироль, Италия

735

Луис Карлос Фигероа Фигероа

Колумбия

726

Нельсон Алехандро Рохас Дуарте

Колумбия

726

Кызыклы фактлар

Галимнәр фикеренчә, бакчачылык эше белән иң беренче булып Месопотамия яшәүчеләре шөгыльләнә башлаганнар. Сәнгать буларак, парклар һәм бакчалар ясау Борынгы  Грециядә б.э. кадәр Х-IIX гасырларда билгеле булган.

XVII гасырда лалә суганчаларының бәясе гади голландияленең хезмәт хакыннан ун тапкыр артыграк булган. Бу акчага таш йорт төзеп булган.

Франциядәге кечкенә Живерни авылында Клод Моне үзе утырткан бакчалар урнашкан. Нәкъ менә шунда “Япон күперчеге” һәм “Төнбоеклы буа” кебек танылган картиналар ясалган.

Дөньядагы 7 могҗизаларының берсе, Елгаарадагы танылган эленеп торучы Семирамида бакчалары пейзаж стилендәге ландшафтның беренчел образы булып тора.

Кытай ландшафт дизайны сәнгатенә үз эченә гомумкешелек кыйммәтләре турында төшенчәне алган фэн-шуй фәлсәфәсен биргән.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.