Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Кузов ремонты

Кузов ремонты буенча белгеч зыян күргән автомобильләрнең оригиналь тышкы рәвешләрен торгыза һәм аларга куркынычсызлык стандартлары һәм җитештерү нормативлары нигезендә катлаулы механик компонентлар урнаштыра.

Төзекләндерү эшләрен башкару өчен кузов ремонты буенча оста автомобильләргә килгән зыянны диагнозлау буенча һәм җиһазлар һәм җайланмалар белән эшләү өлкәсендә профессиональ белемнәргә һәм зур тәҗрибәгә ия булырга, шул исәптән эретеп ябыштыру процессын да белергә тиеш. Транспорт чараларын автомобиль юлларында йөрерлек хәлгә җиткереп торгызу өчен транспорт чараларын ясаганда кулланыла торган металларның һәм пластмассаның үзенчәлекләрен һәм ассортиментын яхшы белү сорала. Компьютер системаларыннан һәм электрон идарә системаларыннан файдалана белү дә шулай ук әлеге һөнәрдә бик кирәкле сыйфатлар.

Дөнья күләмендә автомобиль хуҗалары торган саен арта бара, бу исә кузов ремонты буенча белгечләргә ихтыяҗ артуга китерә. Әлеге өлкәдәге эш бирүчеләрнең төп категорияләре үз эченә автомобиль дилерлык үзәкләрен, кузов ремонты остаханәләрен һәм автоэкспертиза үзәкләрен ала.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Аомэнь Сюй

Кытай

731

Сян Юй Янь

Кытай Тайбэе

728

Арно Маранде

Франция

722

Коки Като

Япония

721

Сандро Сагессер

Швейцария

720

Кызыклы фактлар

“Кузов ремонты остасы” һөнәре 19 гасырда, беренче үзйөрешле транспорт чаралары барлыкка килгәч туа.

Кузов ремонты буенча технологияләрне беренче булып Америка фирмасы Blackhawk һәм Франция компаниясе Celette эшли.

1940 еллар ахырына хәтле җиңел автомобиль кузовын төзегәндә металл белән беррәттән агач кулланылган.

Бәрелгән урынарны буямыйча гына тигезләтү технологиясен (DOL – Dellen ohne Lackierung) беренче тапкыр XX гасырның 50 елларында алман инженеры Оскар Флайг кулланган.

Теләсә нинди бәрелгән урынны ремонтлау металлның механик “хәтеренә” нигезләнгән – яньчелгән урын үзеннән-үзе беренчел форманы кайтарырга омтыла.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.