Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Кондитерлык эше

Кондитер птифурдан алып шоколадлы конфетларга кадәр әзерләү катлаулы булган тәм-томнарның киң ассортиментын җитештерә. Кондитерлык эшләре остасы кунакханәләрдә һәм рестораннарда бирелә торган яки махсус кибетләрдә сатыла торган төрле кайнар һәм салкын десертлар җитештерә.

Кондитерлар шикәр, глазурь, шоколад һәм шикәр комы нигезендәге башка ингредиентлардан катлаулы эшләнмәләр ясау тәҗрибәсенә ия булырга тиеш. Әлеге өлкәдә уңышка ирешер өчен, кондитер форма һәм төсне тоя белергә, кул эше күнекмәләренә ия булырга, чималның төрле төрләре белән эшләү буенча камил дәрәҗәдә эш итә белергә тиеш. Кондитер гигиена кагыйдәләрен белергә һәм эшчәнлегендә аларны төгәл үтәргә тиеш.  Стабильлек һәм экономия аның өчен бик мөһим. Моннан тыш ул аралашучан булырга, клиентны тыңлый белергә тиеш. Иҗади сәләткә ия булган, төрле материаллар һәм җиһазлар белән эшли ала торган яхшы пешекче-кондитерлар һәм ипи пешерүчеләрне әзерләүгә күп еллар кирәк.

Кондитерлар кечкенә һәм уртача зурлыктагы кондитер кибетләрендә,  кафе/пекарняларда, рестораннарда һәм кейтеринг компанияләрендә эшлиләр. Әлеге төр белгечләргә ихтыяҗ халык саны арту һәм аның сатып алу мөмкинлекләреннән, шулай ук төрле тантаналар һәм бәйрәм чараларын уздырганда тәм-томнарга сорау зур булуыннан чыгып билгеләнә.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Цзиюнь Хан

Корея

746

Линъи Чжун

Кытай

740

Юй Сян Хун

Кытай Тайбэе

736

Кызыклы фактлар

“Кондитер” сүзе “шикәрдә кайнату” дигәнне аңлатучы «candiere» итальян фигыленнән килеп чыккан.

Барлык тәм-томнарның да туган иле булып гарәп илләре санала, чөнки анда 850 елда ук шикәр эретү һәм кайнатуны уйлап чыгарганнар.

Мөстәкыйль юнәлеш буларак кондитерлык эшенә XV гасыр ахырында-XVI гасыр башында, шикәр барлыкка килү белән генә Венеция шәһәрендә нигез салына.

Беренче шоколад конфетларны 1857 елда  очраклы рәвештә, йөткерүдән дару әзерләгән вакытта даруханәче Джон Нойхауз уйлап тапкан. Аның хатынына аларны алтын тышлыкларга төрү фикере килгән.

Шикәр шкаласы һәм шикәр термометры ярдәмендә теләсә кайсы минутта шикәрнең тыгызлыгын билгеләп була.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.