Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Кирпеч салу

Ташчы балчык һәм бетон эшләнмәләр белән эшли, кирпеч һәм блоклардан корылмалар төзи. Алар, туры стеналар өеп, декоратив элементлар булган стеналар ясап, төрле бүлмәара стеналар торгызып торак һәм коммерцияле биналарда эшлиләр.

Эшчәнлекнең бу төре проектлау документациясендә булган таләпләрнең төгәл үтәлешен, төзелеш эшләрен архитектура сызымнарына һәм җирле норматив нигезләмәләргә катгый туры китереп эшләүне таләп итә. Башкарылган эш сыйфаты югары стандартларга туры килергә һәм ташчының профессиональ дәрәҗәсен күрсәтеп торырга тиеш.

Ташчы эшенең нигезендә табигый һәм ясалма ташның, аерым алганда кирпечнең, силикат кирпечнең, пемзаның, бетон блокларның һәм гипс плитәләрнең үзенчәлекләрен белү ята.

Ташчыларның хезмәт базарындагы мәшгульлекләре халык арту шартларында коммерцияле һәм иҗтимагый объектларга һәм юллар, күперләр, биналар кебек граждан төзелеше корылмаларына ихтыяҗны канәгатьләндерү өчен төзелеш тармагының үсеш дәрәҗәсе белән тәэмин ителә.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Цзыфэн Чэнь

Кытай

753

Марк Берндорфер

Австрия

745

Ханнес Пиркер

Көньяк Тироль, Италия

739

Кызыклы фактлар

Кирпеч салу Борынгы Мисырда һәм Месопотамиядә үк билгеле булган. Ул вакытта кирпечләрне елга балчыгыннан, пычрактан, сумаладан ясаганнар һәм кояшта киптергәннәр.

Борынгы Мексикада һәм Америкада саман иң киң таралган төзелеш материалы булган. Тарихчылар аның составында  известьле балчык, кварц һәм сумала тапканнар.

XIX гасыр уртасы тарихка кирпеч сәнәгатен үстерүнең башлану вакыты буларак кереп калган, аның нәтиҗәсендә хәзерге кирпечләрне җитештерүче заманча заводлар барлыкка килгән.

XIX гасырның икенче яртысыннан башлап измә составына цемент куша башлаганнар, бу кирпеч салуга өстәмә ныклык биргән.

Бүген дөньяда кирпечнең 15 меңнән артык зурлык, форма, өслек фактурасы һәм төс комбинацияләре чыгарыла.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.