Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Икмәк пешерү

Икмәк пешерүче, ингредиентларны рецептлар нигезендә кушып, икмәк, икмәк-күмәч һәм кондитер ризыкларының киң ассортиментын җитештерә.  

Ахырда кешеләргә ошарлык ризык килеп чыксын өчен, камыр ризыкларын пешерүче камыр эшләнмәләренең составларын һәм төрле ингредиентларны эшкәрткәндә оптималь температура нинди булырга тиешлеген яхшы белергә тиеш.

Билгеләнгән вакыт аралыгына сыешып югары сыйфатка ирешү өчен, нәтиҗәле һәм сакчыл эш итә белүдән тыш, төрле ваклыкларга игътибарлы булу һәм иҗади фикерләү дә сорала. Икмәк пешерүчеләр үз эшләрен туклану гигиенасы һәм куркынычсызлыкның югары стандартлары нигезендә башкаралар, рецептлар составын ничек үзгәртергә икәнлеген һәм яңа шартларга, яңа ихтыяҗларга ничек күнегергә икәнлеген яхшы тоемлыйлар.  

Икмәк пешерүчеләрнең күпчелеге шәхси һәм сәнәгать икмәк пешерү заводларында, азык-төлек һәм күпләп сату кибетләрендә, рестораннарда эшлиләр. Деликатес камыр ризыкларына сорау арту сәбәпле, күпьеллык стажга ия булган икмәк пешерүчеләр эш эзләгәндә өстенлеккә ия.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Соня Дюррер

Швейцария

739

Се И Се

Кытай Тайбэе

739

Цзыян Чжан

Кытай

734

Кызыклы фактлар

Ипи – бөтен дөньяда төрле төрдә ашала һәм барлык диннәрнең вәкилләре дә баш ия торган бердәнбер ашамлык.

Галимнәр фикеренчә, икмәк пешерү очраклы рәвештә барлыкка килгән: борынгы кешеләр ботка пешергән вакытта аның бер өлеше түгелгән һәм ул кызарып торган көлчәгә әйләнгән.

Борынгы Мисырда икмәк бер вакытны акча урынына йөргән. Пирамида төзүчеләр хезмәт хакы урынына ипи алганнар.

Урта гасырларда көлчәләр кайвакыт савыт-саба сыйфатында кулланылган – алар өстенә ит һәм яшелчәләр куйганнар һәм өстәлгә биргәннәр.

Үскән җиренә карап, ипинең егермедән артык сорты бар. Дөньяда хәзер булган ипинең барлык төрен санап бетерү мөмкин түгел.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.