Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Җиңел автомобильләрне ремонтлау һәм аларга хезмәт күрсәтү

Автомобильләргә хезмәт күрсәтү буенча техник автомобильләрне карый, төзексезлекләргә диагноз куя, төзекләндерә, механика, электрика һәм электрон системаларга, шулай ук автотранспорт чаралары агрегатлары һәм төеннәренә хезмәт күрсәтә.

Автомобильләр буенча техник билгеле бер марка буенча махсуслаша ала, әмма остаханәдә тәкъдим ителә торган хезмәтләрнең ассортименты һәм күләменә бәйле рәвештә ул шулай ук башка җитештерүчеләрнең автомобильләрен дә карый ала. 

Югары квалификацияле автотехник - транспорт чараларының конструктив-техник үзенчәлекләрен яхшы белүче һәм яхшы физик хәлдәге, критик фикерли һәм заказчылар белән мөнәсәбәтләрне уңышлы көйли ала торган зат. Автомобильләргә тиешенчә хезмәт күрсәтү өчен шулай ук запас частьләр, материаллар һәм җиһазлар ассортиментын (еш кына компьютерлашкан) белү һәм алардан файдалана алу да таләп ителә. 

Автомобильләргә хезмәт күрсәтү буенча техник, эш бирүче һәм заказчылар көткән югары стандартлардан читләшмичә, тиз һәм нәтиҗәле эшли белергә тиеш.

Заманча автомобильләр торган саен катлаулана бара, шуңа күрә техник замана казанышларын да белеп торырга тиеш.

Автомобильләргә хезмәт күрсәтү буенча техниклар автомобиль дилерлары, автобазалар, йөк техникасы һәм прицеплы техника дилерлары, техник хезмәт күрсәтү станцияләре һәм автомобиль сервисы белән бәйле башка төр компанияләр хезмәткәрләре булып торалар. Юлларда автомобильләр саны һәм аларның эшләү сроклары арту автомобильләргә хезмәт күрсәтү буенча югары квалификацияле белгечләргә ихтыяҗ артуга китерә.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Николай Дончак

Россия

764

Чжэнь Ван

Кытай

755

Цзу И Лу

Кытай Тайбэе

753

Кызыклы фактлар

Беренче автоостаханәләр велосипед һәм авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлау остаханәләреннән формалашкан.

Беренче автоостаханәләрдә бары тик двигательне тәртипкә китерергә, майны алыштырырга, лампочкаларны, шәмнәрне алмаштырырга яки шиналарны тутырырга гына мөмкин булган.

Автослесарь эшендәге чын күтәрелеш 1930 елларга туры килә, чөнки нәкъ менә шул вакытта машиналарны күпләп җитештерү башлана.

1950 елларда автомобиль конструкцияләрен катлауландыру  һөнәрнең тагы да тар белгечләргә бүленүгә китерә: моторчы, автоэлектрчы, маляр, вулканизаторчы һ.б.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.