Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Флористика

Дизайнер-флорист (яки флорист) чәчәкләр, яфраклар, үләннәр һәм аксессуарлар кулланып гөлләмәләр, композицияләр һәм башка төрдәге флористик эшләнмәләр ясый. Оста-флорист иҗади таланттан тыш креативлыкка, техник күнекмәләргә дә ия булырга тиеш.

Уңышлы эшли торган флорист дизайн, эстетика принципларын, композицияләрне һәм чәчәкләрне аңлап, дөрес итеп куллана белә. Ул клиентның халәтен тоеп, аны чәчәкләр аша тапшырырга сәләтле. Дизайнер-флорист табигате буенча бик нәзберек булган чәчәк чималын нәтиҗәле эзләү, сатып алу һәм саклау күнекмәләренә ия, шулай ук клиентлар белән матур аралаша ала торган ачык кеше булырга тиеш. Дизайнер-флорист флористика буенча  агымдагы яңалыкларны белеп торырга һәм төрле сезоннарга, тантаналарга һәм чараларга карата композицияләрне дөрес сайлап төзи белергә тиеш.

Флористлар еш кына шәхси эшкуарлар буларак яки конкрет проектлар буенча эшли. Аларны кунакханәләрне, сәүдә витриналарын һәм тантаналы чараларны бизәү өчен дә җәлеп итәләр. Төрле чара-вакыйгаларны флористик бизәүгә зур игътибар бирелүгә бәйле рәвештә әлеге һөнәр вәкилләре хезмәтенә ихтыяҗ алга таба тагын да зуррак булачак.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Юлия Ляйтгеб

Австрия

746

Лиза Хильпольд

Көньяк Тироль, Италия

745

Елизавета Шкимбова

Россия

744

Ивэй Лу

Кытай

744

Кызыклы фактлар

Флористиканың туган иле – Борынгы Мисыр. Б.э. кадәр 5000 ел элек үк мисырлыларда байларның сарайларын чәчәк атучы гөлләрдән торган композицияләр белән бизәү гадәте булган.

Дөньядагы иң борынгы роза алманнарның Хильдесхайм шәһәрендә үсә. Аны “Меңьеллык роза” дип атыйлар, ул Германиянең иң популяр истәлекле урыннар исемлегенә керә.

Планетаның иң зур чәчәге булып Арнольд Раффлезиясе танылган, аның авырлыгы 11 кг, ә диаметры – 91 см.

Дөньядагы иң популяр чәчәк - роза, ә иң кыйммәтлесе – орхидеяның “Кинабалу алтыны” сорты.

“Букет” сүзе Франциядә барлыкка килгән. Ул кисеп алынган чәчәкләрдән торган матур бәйләмне аңлата.

Якынча  XIX гасырда Европага Япониядән «икебана» дип аталучы чәчәкләр композициясе төзү сәнгате үтеп керә башлый. Әгәр Европа стилендә төс һәм форма мөһим булса, икебана өчен линияләр мөһим.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Цитаталар

Луиза Купер (Бөекбритания)
Луиза Купер (Бөекбритания)
WorldSkills São Paulo 2015 дөнья чемпионаты конкурсанты

Флорист һөнәренең иң яхшы өлеше - һәр көнне креатив булу, үз кулларың белән нәрсәдер тудырып,  шатлык өләшә алу мөмкинлеге.

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.