Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Эстетик косметология

Косметик-эстетист белемнәр һәм күнекмәләрнең тулы бер комплексына ия булырга тиеш. Ул махсус процедуралар уздыра, клиентларга тән тиресе, тырнаклар һәм тәнне карап тоту буенча төрле күрсәтмәләр бирә, массаж ясый һәм декоратив косметиканы куллана белергә тиеш. Косметологиянең роле тән тиресен карап тоту чаралары һәм сервислары белән генә чикләнми: ул кешенең үзенә булган бәясен тиешле дәрәҗәдә тоту һәм аның үзенә булган ышанычын саклау өчен мөһим терапевтик әһәмияткә дә ия. Косметология хәтта авыруның хәлен яхшырту һәм сәламәтләнү барышында ярдәм итүгә дә сәләтле.

Процедураларны тиешенчә башкару гигиена, анатомия, физиология, диетология һәм тән тиресе гистологиясе буенча белемнәргә ия булуны таләп итә. Югары квалификацияле косметик-эстетист шулай ук косметик чараларда кулланыла торган ингредиентларны, тән тиресен карау алымнарын һәм процедураларын, косметик җиһазларны, аларның тәнгә һәм тән тиресенә нинди тәэсир ясаулары турында да белергә тиеш. Косметик төрле яшьтәге һәм төрле милләт һәм социаль катлам кешеләре белән эшли. Әлеге өлкә белгечләренең төп сыйфатлары – яхшы социаль күнекмәләр, кешеләр белән аралаша белү, кешеләргә карата ихтирамлы һәм сабыр булу.

Косметик төрле төрдәге предприятиеләрдә: зур һәм кечкенә матурлык салоннарында, ял һәм сәламәтлек саклау өлкәсе оешмаларында хезмәт куя ала. Косметик еш кына мода индустриясе белгечләре, ММЧ вәкилләре, чәчтарашлар, косметолог-табиблар һәм башка һөнәр белгечләре белән хезмәттәшлек итә.

Эстетик косметологиягә ихтыяҗ арту һәм кешеләрнең мобильлеге әлеге өлкәдә халыкара карьера төзү өчен дә менә дигән мөмкинлекләр ача.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Ребекка Уэст

Бөекбритания

766

Чжэньцинь Ли

Кытай

762

Юцзинь Со

Корея

738

Кызыклы фактлар

Декоратив һәм дәвалау косметикасы Борынгы Мисырда ук билгеле булган. Мисыр хатын-кызлары чәчләрен буяганнар, битләренә кершән сөрткәннәр, шулай ук мазьлар һәм кремнар әзерли булганнар.

Борынгы грек теленнән тәрҗемә иткәндә “косметика” сүзе “бизәү сәнгате” дигәнне аңлата. Бу өлкәдәге беренче белгечләр Борынгы Грециядә барлыкка килгән һәм аларны “косметлар” дип атаганнар.

Косметология буенча беренче дәреслек Борынгы Римда табиб Гален тарафыннан язылган. Нәкъ менә ул декоратив һәм дәвалау косметикасы арасында аерма үткәргән.

Тырнак лагын б.э. кадәр 30 гасырда Кытайда җәмгыятьнең югары катламнары өчен уйлап тапканнар. Матур тырнаклар статусның югарылыгын күрсәткән.

Беренче матурлык салоннары 19 гасыр ахырында Төньяк Америкада барлыкка килгәннәр. 1900 еллар башында алар башка илләрдә дә ачылган.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Цитаталар

Лотте ван Ванделен (Нидерланд)
Лотте ван Ванделен (Нидерланд)
WorldSkills São Paulo 2015 дөнья чемпионаты конкурсанты

Чемпионат миңа бик күп ышаныч өстәде. Минем уйлаганнан да күбрәк эшли алуымны аңларга ярдәм итте.

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.