Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Электроника

Техник/инженер электр җайланмаларын, сынау системаларын җыюны һәм эшләтеп җибәрүне, шулай ук электр схемалары прототипларын проектлауны гамәлгә ашыра.

Эшчәнлекнең төрле төрләренә әзер булу – электроника өлкәсендә уңышлы карьера төзү ачкычы. Техниклар һәм инженерлар сәнәгатьнең гаять төрле тармакларында махсус җайланмалар белән эш итү өчен кирәк. Кайсы секторда эшләвенә дә карамастан, технологияләрнең тиз һәм өзлексез камилләшүләре шартларында электроника өлкәсендәге техник/инженер үз белемнәрен һәм компетенцияләрен кабул ителгән тармак стандарлары һәм клиентларның нәрсә көтүләре нигезендә тиешле дәрәҗәдә сакларга тиеш.

Инженер/техник эшендә шулай ук техник спецификацияне һәм халыкара сыйфат стандартларын аңлау да мөһим.   

Электроника аэрокосмик сәнәгатьтә, робот техникасында, массакүләм мәгълүмат чараларында, күңел ачу индустриясендә, хастаханәләрдә, тикшеренү лабораторияләрендә, энергетикада, транспорт тармагында, куркынычсызлык өлкәсендә, хәрби комплекста һәм башка тармакларда кулланыла. Компьютер системалары һәм электрон системалар, аеруча кешенең тормыш эшчәнлегенең барлык өлкәләрендәге автоматлаштыру системалары үсешендә электроника өлкәсендә техник/инженерларга мохтаҗлык нык сизеләчәк.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Пань Лян

Кытай

729

Флориан Баумгартнер

Швейцария

727

Юма Китамото

Япония

725

Линь Чан

Кытай Тайбэе

725

Кызыклы фактлар

1897 елда Англия физигы Джозеф Джон Томсон беренче элементар кисәкчә – электронны ачкан.

Bell компаниясенең 1947 елда транзистор уйлап табуы “кремний гасырына” башлангыч биргән.

Электрониканың атасы булып лампалы триод (радиосигналны көчәйткеч элемент) уйлап тапкан Америка физигы Ли де Форест санала.

Электроника тарихындагы мөһим вакыйга булып Америка инженерлары тарафыннан эшләүче беренче интеграль микросхема прототибын булдыру тора.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Цитаталар

Цзай Юци (Кытай Тайбэе)
Цзай Юци (Кытай Тайбэе)
WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты конкурсанты

Мин үземнең осталыгымны күп нәрсәдә, мәсәлән, мотоцикл яки двигатель белән эшләгәндә куллана алам. Моңа һәркем дә сәләтле түгел. Минемчә, бу минем һөнәрдә иң яхшысы. Технологияләр прогрессы бик тиз бара. Әгәр син югары технологияләр өлкәсендә эшләргә телисең икән, син бу юнәлеш хакында уйланырга тиеш.

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.