Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Челтәр һәм система администраторлыгы

Челтәр һәм система администраторы коммерцияле һәм дәүләт секторындагы предприятиеләр һәм оешмалар өчен мәгълүмати технологияләр өлкәсендә хезмәтләр тәкъдим итә. Әлеге төр белгечнең төп максаты - челтәрләр һәм системаларның өзлексез һәм җитешсезлекләрсез эшләвен тәэмин итү. Әлеге һөнәр кулланучыларга ярдәм, төгәлсезлекләрне эзләү, табу һәм бетерү, монтаж, конфигурацияләрне көйләү һәм операция системалары һәм челтәр җиһазларын яңартуны күздә тота.

Челтәр һәм система администраторлары, үзләренең эш бирүчеләре һәм клиентлар ихтыяҗларын исәпкә алып, компанияләр арасындагы үзара хезмәттәшлекне һәм Интернетка һәм корпоратив челтәрләргә куркынычсыз керүне тәэмин итәләр. Әлеге өлкә белгечләре яңа тикшеренүләр, технологияләр, тармак продуктлары һәм сервисларыннан хәбәрдар булалар. Алар аналитик сәләтләргә ия, эш мәсьәләләренә, аларны эзлекле чишеп, системалы һәм методик якын киләләр. Челтәр һәм система администраторы системалар эшендә минималь күләмдәге җитешсезлекләр белән тотрыклы эшли торган бизнес-процессларны тәэмин итүдә гаять мөһим роль уйный. Әлеге белгеч шулай ук инновацияле челтәр һәм системалы чишелешләр эшләү һәм булдыруда да катнаша.

Челтәр һәм система администраторы мәгълүматларны эшкәртү һәм саклау үзәкләрендә, челтәр эше белән идарә үзәкләрендә, интернет-хезмәт күрсәтүләр компанияләре-провайдерларында да эшлиләр. Кагыйдә буларак, аларның эше һавасы чистартыла торган сервер залларында уза. Компанияләр үзләренең мәгълүмат челтәрләрен җәелдерә баралар, шуңа күрә бу һөнәргә сорау зур булачак. Яңа челтәрләр проектлый һәм җәелдерә белүче, шулай ук гамәлдәгеләрен камилләштерә алучы белгечләр өчен бу өлкәдә зур мөмкинлекләр ачыла.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Исоп Ким

Корея

738

Ризки Мухаммад

Индонезия

732

Парса Юсефи

Иран

730

Кызыклы фактлар

Беренче система администраторлары 1980 елларда Америка Кушма Штатларының хәрби ведомствосында эшләнгән ARPANET дип аталучы беренче компьютер челтәре барлыкка килү белән барлыкка киләләр.

Интернетка тоташтырылган электрон җайланмалар саны планетада яшәүчеләр саныннан артыграк.

Челтәр аркылы беренче булып «LOGIN» (системага керү командасы)  сүзе җибәрелә.

1991 елда яңа хезмәт эшләп китә - World Wide Web (WWW яки Web – Бөтендөнья пәрәвезе). Интернетка нигез салучы булып Британия галиме Тим Бернерс-Ли санала.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Цитаталар

Оскар Кастильо (Колумбия)
Оскар Кастильо (Колумбия)
WorldSkills London 2011 дөнья чемпионаты конкурсанты

Минем һөнәремнең иң яхшы өлеше - аның яңа технологияләр белән бәйле булуы, аларны барлык компанияләрдә дә кулланып була. WorldSkills үзеңне профессионал итеп бәяләргә, нәтиҗәдә, илеңә һәм сиңа үсештә булырга ярдәм итә.

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.