Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Чәчтарашлык сәнгате

Чәчтарашлар хезмәтләрнең чәч кисү, стиль сайлау, чәчләрне карау, буяу кебек киң спектрын тәкъдим итәләр. Аларның клиентлары ир-атлар да, хатын-кызлар да, балалар да булырга мөмкин. Чәчтарашлар үз хезмәтләрен төрле шартларда: өйдә, төрле салоннарда һәм матурлык студияләрендә, телевидениедә, кинематографта һәм башка өлкәләрдә күрсәтәләр.

Квалификацияле чәчтараш чәч кисүнең, бөдрәләтүнең, буяуның, чәч һәм сакал кыруның төрле алымнарын белергә, төрле химик чаралар белән эшли алырга, аларны состав һәм үзенчәлекләрен белеп кулланырга тиеш. 

Чәчтараш карьерасы иҗади сәләтләргә һәм кул осталыгына ия булуны, шулай ук модалы трендларны күзәтеп баруны һәм матурлык индустриясендә яңалыклардан хәбәрдар булуны сорый. Бу өлкәдәге белгеч клиент белән турыдан-туры эшли, шуңа күрә аңа кешеләр белән аралаша белү бик мөһим. Профессиональ чәчтарашның универсаль сыйфаты – клиент турында кайгырту, чәчнең төрен һәм аның торышын анализлый белү, куркынычсызлык техникасы кагыйдәләрен белеп һәм косметик продукцияне кулланганда җитештерүчеләрнең кулланмаларына таянып эш итү.

Визуаль образлар һәм стильләр сегменты глобаль дәрәҗәгә чыкканнан бирле чәчләрне карау һәм чәчтараш продукциясе буенча белгечләргә сорау дөнья күләмендә нык артты. Халык саны артуга нисбәттә чәчтарашларның төп хезмәтләренә дә ихтыяҗ артканнан арта барачак.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Дань Ши

Кытай

808

Милана Михеева

Россия

765

Фиби Маклави

Бөекбритания

758

Кызыклы фактлар

Беренче чәчтарашлар Борынгы Мисырда ук барлыкка килгән. Алар фараоннарның чәчләрен генә алып калмаганнар, шулай ук аларның сакалларын тәрбияләгәннәр һәм париклар әзерли булганнар.

Дөньядагы беренче чәчтараш булып Мерим-маат санала, аның исеме Фивалар районындагы каберлектә табылган 3 300 еллык статуэткада уеп язылган булган.

Хәзер дә популяр булган иң борынгы чәч кистерү төре - «паж».

Европаның иң борынгы чәчтарашханәсе Лондонда урнашкан. Аңа 1805 нче елда Уильям Труфит – Англия сараеның ул вакыттагы иң яхшы чәчтарашы нигез салган.

Чәчтән арыну кешенең аңына салынган дип санала. Гадәттә прическаны тамырдан үзгәртү стильне һәм яшәү рәвешен үзгәртү теләге белән бәйләнгән.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.