Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Буяу һәм декоратив эшләр

Буяучы-декоратор шәхси йортлардан башлап җәмәгать биналарына, заводлар һәм офисларга кадәрге төрле эш шартларында бина эчендә дә, урам шартларында да буяу, декоратив элементлар ябыштыру, алтын йөгертү, обой ябыштыру, язулар язу кебек эшләрне башкара. Әлеге һөнәр төзелеш индустриясенең башка юнәлешләре белән тыгыз бәйләнгән. Әлеге өлкә белгечләре җитештерү процессына проектның йомгаклау өлешендә җәлеп ителәләр.

Буяу һәм декоратив бизәү — дизайнерның нәрсә теләвен тоеп, төсләрне һәм формаларны сайлап эш итү, шулай ук рәсем ясау, декоратив составлар куллану һәм алтын йөгертүнең серләрен аңлап иҗади эшләү. Буяу сиптергеч кебек яңа коралларны файдалана белү шулай ук бик мөһим.

Югары әзерлекле буяучы-декоратор, вакытында төгәлләп тапшыру өчен, эшне дөрес планлаштыра белергә тиеш. Башка өлкәләрдәге кебек үк, куркынычсызлык техникасы һәм хезмәтне саклау кагыйдәләре беренче урында тора, белгеч аларны төгәл үтәргә тиеш.

Буяучы-декоратор төсләр гаммасы һәм дизайн буенча профессиональ консультация бирергә дә әзер булырга тиеш. Эш процессында мондый белгеч күнекмәләрнең киң диапазонын куллана.

Буяучы-декораторлар төзелеш компанияләре штатында яки биналарның яңа төзелеше, аларны төзекләндерү һәм консервацияләү проектларында субподрядчы буларак эшлиләр. Торак сегментында төзелеш күләменең үсеше, төзекләндерүгә ихтыяҗ арту, шулай ук төсләргә һәм дизайнга мода үзгәрү нәтиҗәсендә буяучы-декораторларга сорау зур булачак.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Штефан Планитцер

Австрия

775

Даниэла Дзиллер

Швейцария

751

Матильда Мортье

Франция

743

Кызыклы фактлар

Кешеләр элек-электән үзләренең торакларын бизәгән. Диварларны бизәү өчен алар табигый буяулар – балчык, акбур, охра һәм башка материаллар кулланган.

Буяучы һөнәре XIX гасырда, әзер буяу җитештерү җайга салынгач барлыкка килгән. Аңа кадәр аларны рәссамнар яки төзүчеләр белән ассоциацияләгәннәр.

Буяучы һөнәре турында беренче тапкыр рәсми рәвештә XIX гасыр уртасында, әзер буялар чыгара башлагач искә алына.

Заманча буяучы валигын 1940 елда канадалы Норман Брики уйлап таба.

1907 елда Америка уйлап табучысы Ален Де Вибисс сәнәгать һәм көнкүреш кулланышы өчен билгеләнгән буйый торган кул пистолетын патентлаштырган.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Цитаталар

Кристина Пеинтор (Австрия)
Кристина Пеинтор (Австрия)
WorldSkills Leipzig 2013 дөнья чемпионаты конкурсанты

Минем эшемнең иң яхшы өлеше - хезмәтемнең нәтиҗәсен һәм клиентларның елмаюларын күрү. Һөнәрем миңа дөнья тирәли сәяхәт итәргә, эшләргә һәм башка рәссамнарның ничек эшләгәннәрен күрергә мөмкинлек бирә. Эшче һөнәр турында уйланырга киңәш бирер идем, чөнки кул белән эшләнгән һәр нәрсә гүзәл. Сез кешеләргә шатлык китерә аласыз. 

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.