Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Бизнес өчен программалы чишелешләр

IT белгечләр зур һәм кечкенә предприятиеләр өчен программалы чишелешләрне тәкъдим итеп, яңа системалар булдыралар, булганнарын камилләштерәләр.  Әлеге һөнәр бурычларның өр-яңа программалар эшләүдән алып гамәлдәге системаларны камилләштерүгә кадәр булган күптөрле исемлеген колачлый. IT белгеч еш кына программалы чишелешләрне анализлау, проектлаштыру, төзү, тестлаштыру һәм аңа техник хезмәт күрсәтүне гамәлгә ашыручы төркем составында эшли.

МКТ программа тәэмин ителешен нәтиҗәле файдалану практик һәм теоретик белемнәрне, шул исәптән математика өлкәсендәге белемнәрне дә таләп итә. IT бегеч эш барышында килеп чыга торган кыенлыкларны хәл итә белергә тиеш. Бу өлкә белгече төрле текст редакторлары, мәгълүматлар базасы, таблицалар һәм презентацияләү графикасы программа тәэмин ителешен бик яхшы белергә тиеш. Ул үз эшен яхшы итеп планлаштыра, танылган тармак стандартларын белә, төрле программалар мәгълүматларын бергә үрә һәм видео-, тавыш һәм анимация файлларын ясый ала. Бу өлкә бик нык үсештә, шуңа күрә әлеге өлкә белгече, клиентларга хезмәт күрсәтүне югары дәрәҗәдә тәэмин итәр өчен, замана белән бер аяктан атларга, яңа эшләнмәләрне күзәтеп барырга тиеш.

Әлеге һөнәр блгечләренә ихтыяҗ зур булуның төп сәбәбе – корпоратив программа тәэмин ителешләренә сорау зурлыгы. Мәгълүмати куркынычсызлыкка янаулар күп булу да компьютер системаларын һәм электрон инфраструктураны саклау өчен ышанычлы белгечләргә мөрәҗәгать итүне таләп итә.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Цзя Хэ Ту

Кытай Тайбэе

754

Хенки Санджая

Индонезия

751

Махьяр Джабари

Иран

742

Кызыклы фактлар

Дөньядагы иң беренче программачы булып графиня Ада Августа Лавлейс санала, нәкъ менә ул дөньядагы иң беренче программаны язган. Аның исеме белән «Ада» программалаштыру теле аталган.

1945 елда Америкада иң беренче компьютер – ЭНИАК (Electronic Numerical Integrator And Computer) төзегәннәр. Ул 17000 лампадан торган, авырлыгы - 27 тонна, бәясе 480 000 доллар булган.

“Үрдәк методы” – уйлап табучыларның код эшен тикшерү өчен кулланыла торган ысулы. Программачы үзенең алдына резин үрдәкне куя һәм аңа кодның һәр юлы ни эшләгәнен аңлата.

Югары дәрәҗәдәге беренче тел Fortran (FORmula TRANslator) 1954-1957 елларда Джон Бэкус җитәкчелеге астында IBM корпорациясендә фәнни һәм техник исәп-хисаплар өчен булдырыла.

IT-белгечләр үзләренең эшләрендә 25% якын вакытны кулланучылар программа, кушымта яки сайт белән ничек эшләячәкләре турында уйлый.

Дөньяда 8500 якын программалаштыру теле бар, әмма иң еш кулланылучы телләр саны уннан аз гына артыграк.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Цитаталар

Анна Дербенева (Россия Федерациясе)
Анна Дербенева (Россия Федерациясе)
WorldSkills Abu Dhabi 2017 дөнья чемпионаты конкурсанты

Мин үземдә проблемалар чишү һәм алгоритмлы фикерләү сәләте булдырдым. Бу күнекмәләр белән теләсә нинди мәсьәләне хәл итеп була. Миңа вакытым кыйммәт. Программалаштыру күнекмәләре булгач, мин рәхәтләнеп күңелсез, бертөсле эштән котыла алам.

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.