Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Бетон төзелеш эшләре

Төзүче-бетончы бетон эшләрен башкара. Бетон теләсә кайсы төзелеш проектының төп элементы булып тора. Әлеге төр һөнәр, кагыйдә буларак, төрле төзелеш мәйданнарында коммерцияле төзелеш проектларында төзелеш индустриясенең башка тармаклары белгечләре белән тыгыз хезмәттәшлекне һәм төрле төзелеш эшләнмәләре һәм материаллары белән эшләүне таләп итә.

Төзүче-бетончылар физик яктан нык булырга тиешләр. Сызымнарны укый һәм аларның заказ-нарядка туры килүләрен тикшерә белү дә бик мөһим. Алар нормировщиклар белән тыгыз хезмәттәшлектә эшләргә һәм бетон продукциясенең юкка сарыф ителүенә юл куймаска тиешләр. Кул кораллары һәм механик кораллар белән эшләү әлеге һөнәрнең тагын бер өлеше, моңа бәйле рәвештә куркынычсызлык кагыйдәләрен саклап эш итү зур әһәмияткә ия. Төзелеш баскычларын корганда, иске корылмаларны сүткәндә дә куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау беренче урынга чыга.

Башка һөнәрләр белән чагыштырганда, төзүче-бетончыларга ихтыяҗ югары темплар белән үсәчәк дип фаразлана. Халык саны арту һәм инфраструктураның искерүенә бәйле рвештә бу өлкә белгечләре юллар, күперләр, заводлар, торак биналар төзү һәм төзекләндерү өлкәләрендә бик нык кирәк булачак.

Тулырак мәгълүмат Яшерергә

Компетенциянең төп партнерлары

Конкурсантлар һәм нәтиҗәләр

Цзюньхуэй Чэнь

Кытай

723

Цзюньхун Ли

Кытай

723

Александр Круцлер

Австрия

723

Матео Гргич

Австрия

723

Никлас Беррот

Германия

719

Юлиан Кисль

Германия

719

Кызыклы фактлар

Бетон турында беренче искә алынулар Борынгы Римда ук очраган, анда бетон арка һәм гөмбәз кебек авыр конструкцияләр төзелешендә кулланылган.

Тимер бетонны 1867 елда Жозеф Монье гөл чүлмәкләре ясау өчен материал сыйфатында патентлаштырган.

1824 елда Джозеф Аспдин заманча цемент уйлап тапкан, аны ком, вак таш һәм су катнашмасы белән төзелеш материалы – бетон сыйфатында кулланырга мөмкин булган.

Америка Кушма Штатларында тыгыз трассаларны бетоннан ясыйлар. Бу экономияләү максатыннан эшләнә – бетон юллар 30 ел хезмәт итә, шул ук вакытта асфальт юллар 10 ел яки аннан да азрак хезмәт итә.

Венгрия архитекторы Арон Лосонци күптән түгел оптоҗепсел белән кушып,  “үтә күренмәле”  бетон уйлап тапкан. Нәтиҗәдә яктылык үткәрүче нык материал килеп чыккан.

Компетенцияләр буенча ярышлар ничек уза?
1
Конкурсантлар конкурс биреме ала
2
Конкурсантлар конкурс биремен башкара һәм тәмамланган/тәмамланмаган эшләрен билгеләнгән вакытка җибәрә
3
Эскпертлар төркеме конкурсантларның WSI стандартлары буенча башкарылган конкурс биремнәрен бәялиләр
4
Мәгълүмати система нигезендә нәтиҗәләрне санау башкарыла һәм җиңүчеләр исемлеге төзелә
5
Җиңүчеләр ябылу тантанасында бүләкләнә

Партнерлар

Компетенция турында тулырак мәгълүмат белән Шәхси кабинетта танышырга мөмкин.