Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Радиоэлектрон чаралар

Һөнәри осталык буенча 2019 елда “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак дөнья чемпионаты вакытында радиоэлектрон чараларны куллану турында гомуми мәгълүматлар

Радиоэлектрон чараларны (алга таба – РЭЧ) Россия Федерациясе территориясендә куллану Россия Федерациясе законнары һәм элемтә өлкәсендәге норматив документлар нигезендә гамәлгә ашырыла. “Элемтә турында” 2003 елның 7 июлендәге 126-ФЗ номерлы Федераль законның 24 статьясының 1 пункты нигезендә радиоешлыклы спектрны файдалану хокукы радиоешлыклар полосасын аныклау һәм радиоешлыкларга яки радиоешлыклы каналларга билгеләү юлы белән тәкъдим ителә.

Радиоешлыклар спектрын тиешле рөхсәттән башка файдалану рөхсәт ителми.

Спорт һәм социаль проектлар дирекциясе тиешле уртак килешүләр һәм кабул ителгән документлар кысаларында Роскомнадзор белән 2019 елда һөнәри осталык буенча  “Ворлдскиллс” стандартлары нигезендә узачак дөнья чемпионатына (алга таба – Чемпионат) әзерлек һәм аны уздыру вакытында радиоешлыклы спектр һәм радиоэлектрон чараларны куллану белән идарә буенча хезмәттәшлекне гамәлгә ашыру мәсьәләләре буенча хезмәттәшлек итә.

Чемпионатта РЭЧтан куллану өчен РЭЧлардан файдаланучы һәркемгә, чикләүләрсез кулланыла ала торган РЭЧлар исемлегендә (алга таба – Исемлек) күрсәтелгән РЭЧлардан кала, мәҗбүри рәвештә гражданлык билгеләнешендәге РЭЧлардан файдалану өчен радиоешлыклар һәм радиоешлыклы каналлардан файдалануга рөхсәт алырга, шулай ук РЭЧларны теркәү турында белешмәлек (ТТБ) алырга кирәк булачак.

Чемпионат объектларында чараларны уздыру вакытында Роскомнадзор хезмәткәрләре тарафыннан радиоконтроль һәм җитешсезлекләр белән эшли торган РЭЧларны ачыклау буенча эшләр алып барылачак.

Чемпионатның “Казан Экспо”, “Тантаналар объекты” объектларында 2019 елның 22 августыннан 27 нче августына кадәр кулланыла торган РЭЧларга РЭЧларны Чемпионатның әлеге объектларына кертү өчен нигез булып торучы тиешле маркировка этикеткасы ябыштырылган булырга тиеш.

Маркировка этикеткасы – РЭЧларга ябыштырыла торган билгеләр, алар РЭЧларны файдалануның төрле шартларын (чикләүләрен) күрсәтеп торалар:

  • объектлар һәм файдалану периодлары буенча чикләүләр юк;
  • объектлар һәм файдалану периодлары буенча чикләүләр бар.

РЭЧлардан файдаланучылар РЭЧларны тестлаштыру һәм аларны маркировкалау процедурасын башкару өчен тестлаштыру пунктына мөрәҗәгать итәргә тиешләр.

Тиешле маркировка куелмаган РЭЧларны Чемпионатның “Казан Экспо”, “Тантаналар объекты” объектларында куллану рөхсәт ителми.

ТМП эше графигы һәм урыны соңрак билгеле булачак. Бу хактагы мәгълүмат Чемпионатның рәсми сайтында урнаштырылачак.

Техник параметрларны үлчәү һәм маркировкалауны гамәлгә ашыру өчен РЭЧлардан файдаланучылр РЕК номеры һәм датасы турындагы мәгълүматны, шулай ук РЕКга керә торган барлык РЭЧларны бирергә тиешләр.

РЭЧларның техник параметрлары аларны куллануга рөхсәт бирелә торган шартларга туры килгән очракта, РЭЧлар тиешле тәртиптә маркировкалау алалар. РЭЧларның техник параметрлары аларны куллануга рөхсәт бирелә торган шартларга туры килмәсә, аларны объектларда куллануны тыя торган маркировкалау башкарыла. 

РЭЧларның техник параметрлары РЕЭдә күрсәтелгәннәргә туры килгән очракларда, РЭЧларга тиешле маркировка кәгазе ябыштырыла.

РЭЧларны маркировкалау процедурасын уза торган кулланучылар түбәндәге таләпләр буенча:

  • РЭЧларның характеристикалары,  билгеләнеше һәм аларны куллану шартлары буенча гомуми мәгълүмат бирергә;
  • РЭЧның фактик параметрларын үлчәү өчен РЭЧларны тәкъдим итәргә;
  • үлчәү эшләрен башкару яки тискәре тәэсирләрне оператив рәвештә туктату максатыннан РЭЧларны кабызырга /сүндерергә, аларның эш режимнарын үзгәртергә тиешләр.

Алынган маркировкалау этикеткалары РЭЧларны Чемпионатка әзерлек һәм аны уздыруның барлык чорында кагылгысыз рәвештә сакланырга тиешләр. Аларны Чемпионат объектларына алып керүгә һәм аларны Чемпионатны уздыру мәнфәгатьләрендә файдалануга шулай булганда гына рөхсәт биреләчәк.

Радиоешлыкларны куллануга рөхсәт рәсмиләштерү өчен заявка формасын тутырырга кирәк.

Радиоешлыклар буенча дәүләт комиссиясенең 2016 елның 7 ноябрендәге 16-39-01 номерлы карары белән расланган «Санап үтелгән радиоэлектрон чараларны файдалану һәм аларның гамәлдәге һәм файдалану планлаштырылган радиоэлектрон чаралар белән электромагнит туры килүләре мөмкинлегенә экспертиза уздыру, материалларны карау һәм радиоешлыкларга яки радиоешлыклы каналларга билгеләнгән полосалар чикләрендә радиоешлыклар билгеләү (бирү) турында карар кабул итү тәртибе» нигезендә, Чепионатта файдалану планлаштырыла торган РЭЧларның түбәндәге типлары өчен аларны файдалануга рөхсәт алу процедурасы мәҗбүри:

РЭЧларга теләсә-кайсы билгеләнештәге радиотапшыру җайланмаларының киң спекторы керә, аларның исемлеге түбәндә бирелгән.

Билгеләнгән радиоэлектрон чаралардан файдалану һәм аларның гамәлдәге һәм файдалануга кертелергә тиешле радиоэлектрон чаралар белән электромагнит ярашуы мөмкинлегенә экспертиза үткәрү тәртибе, материалларны карау һәм радиоешлыкларны яки радиоешлыклы каналларны радиоешлыклар полосаларын билгеләү чикләрендә билгеләү турындагы карарларны кабул итү нигезендә (радиоешлыклар буенча Дәүләт комиссиясенең 2016 елның 7 ноябрендәге 16-39-01 нче карары белән расланган) РЭЧларның түбәндәге типлары өчен радиоешлыклы каналларны файдалануга алу процедурасы һәм Чемпионат объектларына кертүгә рөхсәт алу мәҗбүри:

  • Портатив радиостанцияләр;
  • Коры җир күчмә радиоэлемтә системалары;
  • Эш өчен каралган тар полосалы элемтә системалары;
  • Эш өчен каралган киң полосалы элемтә системалары;
  • Чыбыксыз микрофоннар;
  • Чыбыксыз видеокамералар;
  • Телеметрия һәм телеидарәнең тар полосалы системалары;
  • Телеметрия һәм телеидарәнең киң полосалы системалары; 
  • Колак мониторингының шәхси чыбыксыз системалары;
  • Микродулкынлы элемтәнең мобиль системалары;
  • “Нокта-нокта” челтәренең топология чыбыксыз системалары;
  • Микродулкынлы элемтәнең фиксацияләнгән системалары;
  • Стационар СЭҖС IEEE 802.11 стандарты гаиләсенең чыбыксыз ялгану технологияләре РЭЧ;
  • Хәрәкәттәге телевидение СЭҖС.

Чикләүләрсез кулланыла ала торган РЭЧ исемлеге:

  • GSM, IMT-MC, UMTS, Wi-Fi, WiMax, LTE радиотехнологияләренең чыбыксыз ялгану абонент җайланмалары (USB-модемнар), шул исәптән башка абонент җайланмалар составына кергәне яки аларга урнаштырылганнары;
  • Кәрәзле элемтәнең GSM, IMT-MC, UMTS, LTE стандартларындагы абонент телефоннары, шул исәптән башка абонент җайланмалар составына кергән яки аларга урнаштырылганнары;
  • “INMARSAT”, “Глобалстар”, “Турайя”, “Иридиум” хәрәкәттәге спутник элемтәсенең җир өстендәге абонент станцияләре;
  • Автомашиналарның сак радиосигнализациясе читтән торып идарә ителә торган җайланмалары;
  • “Bluetooth” технологиясенең радиоэлектрон чаралары, шул исәптән башка җайланмалар составына кергән яки аларга урнаштырылганнары;
  • Стихияле бәла-казалардан зыян күрүчеләрне эзләп табу һәм коткару өчен каралган радиоэлектрон чаралар;
  • GPS/ГЛОНАСС навигация спутник системасының кулланучылар кабул итү җайланмалары, шул исәптән башка җайланмалар составына кергән яки аларга урнаштырылганнары;
  • Медицина имплантлары һәм имплантантлары һәм кеше организмына кертеп урнаштырыла торган медицина билгеләнешендәге башка эшләнмәләр;
  • Ишетү сәләте бозылган кешеләр өчен колак радиотренажерлары;
  • Хронометраж система хәрәкәтенең кечкенә радиус җайланмалары.

Чемпионат объектларында РЭЧ куллануга кагылышлы барлык сораулар буенча radio@worldskillskazan2019.com адресына мөрәҗәгать итәргә була.