Слоган
Чемпионатның слоганы SkillsForTheFuture һәм ул тәрҗемәдә “Киләчәк безнең кулларда” буларак яңгырый. Слоган – реклама компаниясе компоненты гына түгел, ә чемпионатның рәсми хештегы да (#будущеевтвоихруках дип беленә).
Чемпионат логотибының төп график элементы булып биш интенсив сызыктан торучы уч төбе тора. Ул бөтен илләрнең яңа күнекмәләргә таба кулларын сузган яшьләрен гәүдәләндерә. Астарак чемпионатны кабул итүче шәһәр һәм аның уздырылу елы күрсәтелгән.
Киләчәк синең кулларда
Чемпионатның слоганы SkillsForTheFuture һәм ул тәрҗемәдә “Киләчәк безнең кулларда” буларак яңгырый. Слоган – реклама компаниясе компоненты гына түгел, ә чемпионатның рәсми хештегы да (#будущеевтвоихруках дип беленә).
Татар орнаментының киң таралган элементы булган һәм яңарышны символлаштыручы лалә чәчәге чемпионатның стиль булдыручы үзәк элементы булып тора.
Талисманнар Алтын и Алмаз
Чемпионатның талисманнары - Алмаз (Almaz) исемле малай һәм Алтын (Altyn) исемле кыз. Бу ике яшь профессионалның, легенда буенча, фәннең, техниканың һәм сәнгатьнең барлык өлкәләрендә дә белмәгәннәре юк һәм алар уңышка ирешер өчен кирәкле барлык күнекмәләргә һәм белемнәргә дә ияләр.
Талисманнар яшьлекне, осталыкны, интеллектны һәм дуслыкны гәүдәләндерәләр. Алар үзләре үрнәгендә һәм Чемпионатның “Киләчәк синең кулларда” слоганы белән барлык кешеләрне дә рухландырып торалар.
Чемпионат талисманнары бөтенроссия конкурсын уздыру юлы белән билгеләнгәннәр.