Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Илчеләр

Чемпионатның илчеләре  үз һөнәрләренең танылган, сәләтле һәм күренекле вәкилләре иде. Илчеләрнең профессиональ тәҗрибәсе, һичшиксез, эшче һөнәрләрне киңрәк таратуга өлеш кертте һәм яшьләр арасында һөнәри осталыкны ныгытуга булышлык күрсәтте.

Pokrovskaya.png Татьяна Покровская

Татьяна Покровская

Совет һәм Россия тренеры, синхрон йөзү буенча Россия җыелмасының баш тренеры (1998 елдан башлап). Россия Федерациясе Хезмәт Герое (2014), Россия Федерациясенең атказанган физик культурасы хезмәткәре, Россиянең атказанган тренеры. Россиянең синхрон йөзү Федерациясе вице-президенты. СССРның нәфис гимнастика буенча спорт остасы

Татьяна Покровская җитәкчелеге астында синхрон йөзү буенча Россия җыелмасы 2000 елда Сиднейдагы, 2004 елда Афинадагы, 2008 елда Пекиндагы, 2012 елда Лондондагы һәм 2016 елда  Рио-де-Жанейродагы Олимпия уеннарында барлык алтын медальләрне яулады.

Иманым камил, WorldSkills Kazan 2019 чемпионаты – яшьләрне үз өстендә эшләргә һәм камилләшергә этәрә торган искиткеч яхшы проект, ә әлеге сыйфатлар тормышның һәр өлкәсендә зур әһәмияткә ия. Ә иң мөһиме шунда,  WorldSkills хәрәкәте ярдәмендә укучылар һәм студентлар тормышта үз эшеңне дөрес сайлап алу, һөнәри өлкәдә үсү никадәр әһәмиятле булуын аңлыйлар. Мин Казанда оештырылган чараларда беренче тапкыр гына түгел, һәм бу юлы да барысы да иң югары дәрәҗәдә узар дип ышанам. Дөнья чемпионатында очрашуны түземсезлек белән көтәм, аның Илчесе булу – минем өчен мактаулы миссия.