Интернет-портал архивлаштырылган. WorldSkills хакында актуаль мәгълүмат белән worldskills.org сайтында танышырга мөмкин.

Илчеләр

Чемпионатның илчеләре  үз һөнәрләренең танылган, сәләтле һәм күренекле вәкилләре иде. Илчеләрнең профессиональ тәҗрибәсе, һичшиксез, эшче һөнәрләрне киңрәк таратуга өлеш кертте һәм яшьләр арасында һөнәри осталыкны ныгытуга булышлык күрсәтте.

ambassador_-_l_one.png Леван Горозия

Леван Горозия

Леван – үз иҗатын таныту өчен Интернетны файдаланып, Россия музыка базарында үзенең алдынгы урынын яулый алган Россия рэперы, Black Star лейблынының элеккеге резиденты. 2016 елда Леван чыгарган «Гравитация» альбомы, Apple компаниясенең редакциясе фикеренчә, елның иң яхшы рус телле пластинкасы буларак бәяләнде. “Cosmokot” шәхси кием-салымнар линиясе хуҗасы.

Леван WorldSkills Russia белән актив хезмәттәшлек итә һәм бу вакыт эчендә Абу-Дабидагы дөнья чемпионатында, Екатеринбургта узган WorldSkills Hi-Tech чемпионатында һәм Иннополиста (Татарстан Республикасы) узган Digital Skills чемпионатында катнашты.  

Әгәр бүген без яшьләргә һөнәр сайларга һәм кирәкле күнекмәләрне формалаштырырга ярдәм итсәк, иртәгә алар сөенә-сөенә һәм горурланып эшләячәкләр.

foto_Gudkov__kopiya.png Александр Гудков

Александр Гудков

Россия телевидениесе алып баручысы, актер, шоумен һәм сценарист. “Федор Двинятин” КВН командасы капитаны. 2013 елдан алып Александр Гудков “Вечерний Ургант” һәм Comedy Woman шоуларының даими катнашучысы, “Дамский клуб” һәм “Музыкальная студия Александра Гудкова” рубрикаларының сценарий авторы һәм алып баручысы.

2018 елда Александр Гудков “GQ человек года” премиясен тапшыру тантанасында Иван Ургант белән берлектә “Ел продюсеры” номинациясендә призга ия булды.

Эшче һөнәрләр бик мөһим. Без матди ихтыяҗларга тулы тормышта яшибез. Безгә дәваланырга да, ашарга да, ахыр чиктә, чәч алдырырга да кирәк бит. Аяк киемен төзәтергә, машиналар җитештерергә дә кирәк. Чемпионатның юлламасы миңа бик ошый, ул бик дөрес! Биредә төп геройларның яшьләр булуына шатланам. Алар – безнең киләчәк.